Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәясәт

"Сәләт" талантларны жыя

Якшәмбе көнне, 8 июльдә, Алексеевск районы территориясендә "Сәләт" халыкара яшьләр фестивале булып узды. Биләрдә һәм Болгарда биш көн дәвамында бөтен республикадан, РФ субъектларыннан 3 меңнән артык талантлы бала һәм Халыкара ислам хезмәттәшлеге оешмасының 35 иле вәкиле төрле белем бирү программаларында һәм иҗатка, бизнеска, телләр өйрәнүгә һәм сәламәт яшәү рәвешенә багышланган...

Якшәмбе көнне, 8 июльдә, Алексеевск районы территориясендә "Сәләт" халыкара яшьләр фестивале булып узды.

Биләрдә һәм Болгарда биш көн дәвамында бөтен республикадан, РФ субъектларыннан 3 меңнән артык талантлы бала һәм Халыкара ислам хезмәттәшлеге оешмасының 35 иле вәкиле төрле белем бирү программаларында һәм иҗатка, бизнеска, телләр өйрәнүгә һәм сәламәт яшәү рәвешенә багышланган мастер-классларда катнашты. Фестивальне оештыручыларның берсе Алия Досаева сүзләренә караганда, биредә һәркем үзенә куллану өлкәсе таба, күп кенә яңа нәрсәләр белә алган. Алексеевск районыннан форумда катнашкан Диләрә Халитова: "Мин төрле илләрдән килгән яшьтәшләрем белән аралаша һәм үз белемемне тирәнәйтә алуыма бик шатмын, миңа бик ошый",-диде.

Фестиваль кысаларында рәсми рәвештә Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр моделе" исемле икенче яшьләр форумы ачылды, анда"Сәләт" оешмасына рәсми рәвештә Ислам хезмәттәшлеге оешмасында катнашучы Сертификаты тапшырылды. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, форумда катнашучылар алдында чыгыш ясап, бер-береңә ярдәм итешүнең мондый формалары гомуми мәсьәләләрне хәл итүдә аеруча кулай һәм нәтиҗәле, дип билгеләп үтте.

"Әлеге чара мөселман илләренең үзара бәйләнеше һәм хезмәттәшлек итүе мәсьәләләрен, шул исәптән яшьләргә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итү процессында мөһим әһәмияткә ия",-дип белдерде яшьләр саммиты координаторы Айрат Әкъмәлов.

"Безнең өчен форумның төп йомгагы,-ди ТР Яшьләр оешмалары Советы рәисе Роберт Миңнеголов,- республика районнарында безнең оешмага ярдәм итү турында Президентның хуплавын алу булды".

Талантлы яшьләр фестиваль кысаларында Президентка үз идеяләрен, проектларын, мәгариф, фән һәм иҗат өлкәсендәге казанышларын һәм уңышларын крсәттеләр. Ә инде фестиваль тәмамланганда анда катнашучылар Президентка берничә йөз кеше катнашында башкарылган бию бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев