Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәясәт

“Сәяси завод-2014”

"Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе "Сәяси завод-2014" республика проекты "Чакыру участогы"ның эшли башлавын хәбәр итә.

Әлеге проект - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы яшьләр Җәмәгать Советы әгъзалыгына кандидатлар сайлап алу системасы. Ул 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге сәяси яктан актив яшьләргә исәпләнгән. Анда катнашу өчен 28 мартка кадәр "Чакыру участогы"нда теркәлергә һәм анкета тутырырга кирәк. Һәркем үзен сәясәттә сынап карый алачак. Партияле булу яки оешмаларда әгъза булып торуның әһәмияте юк. Алексеевскида "Чакыру участогы" Совет мәйданы, 4нче йортта (Россия дәүләт иминияте бинасы) урнашкан.


"Бердәм Россия" партиясе башкарма комитеты. Телефон: 2-40-94.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев