Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәясәт

Уйланган карарлар кабул ителде

2012 елның 9 ноябрендә "Бердәм Россия" партиясе Алексеевск җирле бүлекчәсенең ХХ хисап-сайлау конференциясе булып узды. 2011 елның апреленнән 2012 елның ноябренә кадәрге чорда партиянең җирле бүлекчәсе эше турында җирле сәяси Совет хисабы белән аның секретаре Владимир Козонков чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул район сәяси Советының, шулай ук тулаем бөтен җирле...

2012 елның 9 ноябрендә "Бердәм Россия" партиясе Алексеевск җирле бүлекчәсенең ХХ хисап-сайлау конференциясе булып узды.

2011 елның апреленнән 2012 елның ноябренә кадәрге чорда партиянең җирле бүлекчәсе эше турында җирле сәяси Совет хисабы белән аның секретаре Владимир Козонков чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул район сәяси Советының, шулай ук тулаем бөтен җирле бүлекчәнең эшенә җентекле анализ үткәрде. Барлык структур бүлекчәләр: тарафдарлар, "яшьгвардиячеләр", партияне яклау фонды филиалы, башлангыч бүлекчәләр, башкарма комитет эшенең векторын билгеләде.
Контроль-ревизия комиссиясе рәисе Елена Сафиуллина 2011 елның апреленнән 2012 елның ноябренә кадәрге чорда МКРК эшенә хисап ясап, башлангыч бүлекчәләр эшендәге көчле һәм йомшак якларны күрсәтте, аларның эшчәнлеген камилләштерү юлларын һәм ысулларын билгеләде, аерым игътибар таләп итүче кайбер мәсьәләләрне билгеләп үтте.
Шуннан соң башлангыч бүлекчәләр секретарьлары Надежда Тарасова һәм Валентина Данилова, Майна башлангыч бүлекчәсе әгъзасы Михаил Константинов чыгыш ясады. РФның аграр мәсьәләләр буенча Дәүләт Думасы комитеты рәисенең беренче урынбасары Айрат Хәйруллин авыл хуҗалыгын үстерүдә проблемалы мәсьәләләргә тукталды.
Эш көне тәртибенең төп мәсьәләсе - "Партия-нең Алексеевск җирле бүлекчәсе секретарен сайлау турында". Ике кандидатура-сәяси советның хәзерге секретаре Владимир Козонков һәм Алексеевск аграр колледжы директоры Валерий Фадеев кандидатуралары каралды. Кандидатлар "Якындагы биш елга җирле бүлекчә эше" дигән үз программаларын тәкъдим иттеләр. Яшерен тавыш бирү юлы белән 50 делегатның 49ы үз тавышларын В.Козонковны яклап бирде.
Партиянең Татарстан төбәк бүлекчәсенең ХХ конференциясе делегатлары итеп Владимир Козонков һәм Николай Чурин сайланды.
Соңыннан Валентина Липужина партиянең Алексеевск җирле бүлек-чәсенең яңартылган составына нәтиҗәле эшләвен теләде, Павел Королевка һәм Надежда Тарасовага "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсен төзүдә һәм аның гомумпартия чараларын үткәрүдә актив катнашканнары өчен Татарстан төбәк бүлекчәсе сәяси Советының Мактау грамоталарын тапшырды.

Валентина Увакина,
Партиянең Алексеевск җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев