Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәясәт

Юл төзүчеләр өчен сәяси дәрес

Шимбә көнне, 26 ноябрьдә, район башлыгы Владимир Козонков сайлаучылар белән чираттагы очрашуын үткәрде. Бу юлы җитди сөйләшүгә иң зур предприятиеләребезнең берсе - "Алексеевскдорстрой" ААҖ хезмәткәрләре чакырылды. Иртәнге сәгать булуга карамастан, автопарк территориясе кешеләр белән тулы. Машина йөртүчеләр куәтле үзбушаткычларының двигательләрен җылыталар. Кемдер бер өем документлар белән ашыгыч төстә заказ бирүче...

Шимбә көнне, 26 ноябрьдә, район башлыгы Владимир Козонков сайлаучылар белән чираттагы очрашуын үткәрде. Бу юлы җитди сөйләшүгә иң зур предприятиеләребезнең берсе - "Алексеевскдорстрой" ААҖ хезмәткәрләре чакырылды.

Иртәнге сәгать булуга карамастан, автопарк территориясе кешеләр белән тулы. Машина йөртүчеләр куәтле үзбушаткычларының двигательләрен җылыталар. Кемдер бер өем документлар белән ашыгыч төстә заказ бирүче янына барырга ашыга, кемдер бүгенге көнгә йөкләмәләрне ачыклый. Махсус машиналар бер төн эчендә яуган карны чистарта. Барысы да хәрәкәттә, эшлекле ыгы-зыгы. Кыска, ләкин күләмле аббревиатуралы (АДС) куәтле организмның сулышы физик яктан сизелеп тора. Ләкин менә хөкем сөргән тәртипсезлек дөрес рәвешен ала һәм уңайлы актлар залы үзенә сыйдыра алган гаять зур кешеләр төркеменә әверелә.
Биредә узган чараны күптән онытылган политик укулар дигән сүз белән атап булыр иде. Район җитәкчелеге, моңа тулы хокуклы булып, бик ачык итеп, тормыштан мисаллар китереп, илдәге чын сәяси хәлне сурәтләде. Алда торган сайлауларда ни өчен "Бердәм Россия" өчен тавыш бирергә кирәклеге турында образлы гына аңлатты. Очрашуга ТР Дәүләт Советы депутаты "Алексеевскдорстрой" ААҖның генераль директоры Фоат Вәлиев йомгак ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев