Зур Тигәнәлегә – 350 ел!
2011 ел Татарстанда Габдулла Тукай елы гына түгел. Ул Зур Тигәнәле авылы кешеләре өчен дә бәйрәм булып тора. 5 ноябрьдә алар туган авылларының 350 еллыгын билгеләп үтәләр.
Авыл тарихы әле 17нче гасырда ук башлана. Аксакаллар сүзләренә караганда, аңа Сәед Тигәнәев исемле кеше нигез салган. Аның ике ир туганы булган, алар...