"Муниципаль белдермә" рубрикасы буенча яңалыклар
-
Урман утырту көне
Табигатьне саклау акциясе үткәрелү сәбәпле, 20 октябрь Урман утырту көне дип игълан ителә. Традиция буенча районда яшәүчеләр үз торак пунктларын яшелләндерү эшендә актив катнашырга чакырылалар. Үсентеләр алу өчен авыл җирлекләре территорияләрендә урнашкан урманчылыкларга мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
-
Бистәне төзекләндерү дәвам итә
Күптән түгел Алексеевск шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларына керешкән Александр Харитоновка кайбер проблемалар белән очрашырга туры килде, аларны хәл итү белән ул үзе җитәкчелек итә башлаган көннән алып шөгыльләнә. Без аңардан бистәбезне тагын да матуррак итү өчен нәрсәләр эшләнүе, шулай ук киләчәккә планнар турында сөйләвен сорадык. - Миңа иң...
-
Туган якта кунак булдылар
Узган атнада районыбызда Гурьевка авылыннан чыккан, үз вакытында Арктика һәм Атлантика суларында каравыл вахтасын алып барган беренче ранглы капитан Александр Денисов кунак булды. Ул туган авылында һәм Алексеевск бистәсендә булып китте. Район үзәгендә Александр Емельянович район җитәкчелеге белән очрашты, В.И. Абрамов исемендәге Туган якны өйрәнү, Сугышчан дан музейларында, чиркәүдә, иске...
-
Президент котлавын кабул итте
Узган шимбәдә Зур Тигәнәле авылында яшәүче 90 яшен тутырган Даһия апага Россия Федерациясе Президентыннан котлау открыткасы килде һәм муниципалитет башлыгы Владимир Козонковның котлаулары, шулай ук башка истәлекле бүләкләр тапшырылды. Даһия Нәби кызын шәхсән котларга һәм котлаулар тапшырырга социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николай Чурин, социаль яклау бүлеге начальнигы...
-
Район башлыгы котлады
Урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре һәм Дәүләт санитар-эпидемиологик хезмәтнең 90 еллык юбилее уңаеннан муниципалитет башлыгы Владимир Козонков котлау юллаган. Котлауда: «Хөрмәтле урман хуҗалыгы хезмәткәрләре, сезне бәйрәмегез белән котлыйм, урман хуҗалыгын торгызу эшендә намуслы хезмәтегез, аны янгыннардан һәм браконьерлардан саклавыгыз өчен рәхмәт. Сез Җирдә матурлык тудыручы гадәти булмаган һөнәр ияләре. Нәкъ...
-
Зур район педсоветы
Укытучыларның август конференциясенең пленар утырышына аны оештыручылар гадәттәгечә аерым бер бәйрәм рухы өстәргә тырышалар. Район мәдәният йортына керә торган җирдән тезелеп киткән күп санлы күргәзмәләр, кунаклар өчен ипи-тоз һәм хәтта керү ишеге төбендә гармунчылар коллективы чыгышы шул хакта сөйли. Моның, әлбәттә, мәгънәсе бар: бу-киеренке эш көннәре алдыннан педагогларның беренче зур...
-
«Туган җирне чүплеккә әйләндермәгез!»
Алексеевск шәһәр җирлеге башкарма комитеты кешеләргә район территориясендә чисталык һәм тәртипне сакларга чакырып мөрәҗәгать итә. Анда, атап әйткәндә, болай диелә: республикабызда чисталык һәм тәртип мәсьәләсе елдан-ел актуальгә әйләнә бара. Барлык цивилизацияле илләрдә каты көнкүреш калдыкларына җентекле контрольлек итү кирәклеге күптән танылды инде. Бездә исә ваемсыз кешеләр контейнер мәйданчыкларында чүп-чар гына...
-
Тиздән бистә көне
30 августта район үзәгендә Бистә көнен бәйрәм итү булачак. Алексеевскиның туган көненә әзерләнү уңаеннан шәһәр җирлеге башкарма комитеты предприятие һәм учреждение җитәкчеләренә, шәхси эшмәкәрләргә һәм шәхси өй хуҗаларына уртак йортыбызны төзекләндерүдә актив катнашырга чакырып мөрәҗәгать итә. Башкарылган эшкә йомгаклар төзекләндерү буенча комиссия тарафыннан ясалачак.
-
Чокырлар һәм ямаулар – үткәндә
Бик тиздән җәяүлеләр һәм автомобильчеләр район үзәгенең кайбер урамнарында капиталь ремонттан соң юлларның сыйфатын күреп, «Алексеевскдорстрой» ААҖ белгечләре һәм эшчеләренә тиешле бәя бирә алачаклар. Хәзерге вакытта 720 метр озынлыкта Павелкин һәм Куйбышев урамнары кисешкән урыннан алып, 43нче даруханәгә кадәр тулы көченә юл ремонтлана. Асфальт-бетон юлны төзүгә Ким Абрамов бригадасы җитәкчелек...
-
Автомобильче игътибарына
Якын арада республика башкаласының кайбер участоклары вакытлыча ябылачак. Казан шәһәре башкарма комитетының Эчке төзекләндерү комитеты мәгълүматы буенча хәрәкәт Горький-Пушкин урамыннан К.Маркс урамына кадәр (25 июльдән 21 августка кадәр), Ершов-Горький урамыннан Гвардейский урамына кадәр (16 июльдән 3 сентябрьгә кадәр), Оренбург юлында -Танк божрасыннан ЮХИДИ Идарәсе постына кадәр (16 июльдән 30 августка...
-
Чисталык саклаганны ярата
Безне «Чаң тавышы» фестиваленнән 3 көн аерып тора, димәк, бистәне төзекләндерү турында сөйләшер өчен хәзер иң кулай вакыт: иксез-чиксез Россиядән һәм БДБ илләреннән киләчәк кунакларны бистәбезнең ничек каршы алачагы башлыча үзебезгә бәйле. Шушы көнүзәк тема турында сөйләшергә Алексеевск шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Людмила Гороховага тәкъдим иттек....
-
Өйләренә кайттылар
Июль башында биш алексеевскилы Кара дићгез флотында хезмђтлђрен тђмамлап кайтты. 5 июльдђ район башлыгы Владимир Козонков Мишанин Алексей, Егоров Олег, Белов Максим, Камалов Марсель џђм Шинкаров Николай белђн очрашты. Егетлђр њзлђренећ "Эпрон"да хезмђт итњлђре, Италия ярларына Урта дићгезгђ сђяхђтлђре, НАТО хђрби-дићгез кљчлђре белђн берлектђ укулар турында сљйлђделђр. Район башлыгы егетлђргђ...
-
«Алексеевск чаң тавышлары-2012»
Безне җәй көне ике истәлекле вакыйга: Алексеевск авылында беренче чиркәүне төзи башлауның 300 еллыгы һәм чаң тавышының 10нчы, юбилей фестивале көтә. Әлеге мөһим вакыйгаларга әзерләнү турында сөйләвен сорап без протоиерий Павел атакайга (Чурашов) мөрәҗәгать иттек. - Павел атакай, инде мәгълүм булганча, "Алексеевск чаң тавышлары" быел безнең авыл тынлыгын престол бәйрәме...
-
Туган җиргә мөнәсәбәт
Авыл җирлекләре территорияләрен чистарту буенча икеайлык артта калды. Аңа йомгаклар район Сабантуенда ясалды. Тәртип урнаштыруда актив катнашканнар арасында Родники авыл җирлеге авылны төзекләндерү буенча район конкурсында мактаулы беренче урынны алды. Родникины һәм тирә-як авылларны тиешле тәртипкә китерү өчен ничек эшләүләре турында Родники авыл җирлеге бухгалтеры Светлана Гаврюшова сөйли. -Хәзер безнең...
-
Җиңү бәйрәме көнендә
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 67 еллыгына багышланган бәйрәм 9 майда булачак. Бу көнне сугыш ветераннары иртәнге 8нче яртыда "Апельсин" кафесында очрашачак. Аннан чәй эчкәннән соң алар һәлак булган солдат һәйкәленә барачаклар, анда иртәнге тугызынчы яртыда район эчке эшләр бүлегенең тынлы оркестры башкаруында үтәчәк Җиңү Парады төгәлләнгәннән соң сәгать 9да тантаналы...