Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
Мәйдан: ярышлар һәм шатлыклар урыны
Алексеевскилылар Сабантуйны зурлап бәйрәм иттеләр һәм шуның белән язгы кыр эшләренә нокта куйдылар.
-
Сабантуйлар җитте, Сабантуйлар!..
Сабантуй - элек-электән халкыбызның яратып, зур күтәренкелек белән үткәрелә торган олы бәйрәме ул. Аңа алдан ук әзерләнәләр. Элек, без бала чакта, авыл яшьләре ат җигеп, гармуннар белән җырлап-биеп, урам әйләнеп, бүләк җыя иделәр. Авыл халкының Сабантуйга бүләк бирмичә калучысы булмый иде. Ә кызлар сабантуйга дип сөлгеләр чикте. Яшь егетләр яраткан...
-
“Укытучыларыбызны әйбәт остазлар буларак хәтерлибез”
Алексеевск балалар сәнгать мәктәбе үзенең юбилеен сюрпризлар, сәхнәләштерелгән әсәрләр белән тулы матур концерт программасы белән билгеләп үтте.
-
Хатын-кыз йөрәгенә дан
Май башында район үзәгенең Воскресенск чиркәве территориясендә - Тынычлык сөюче хатыннар - правослау хатыннары көненә багышланган "Славься сердце женское. Славьтесь руки российской женщины" бәйрәм-конкурсы булып узды.
-
КЕШЕ КИТӘ – ҖЫРЫ КАЛА
"Жиңел түгел, тормыш мәшәкатьле, Ләкин үзе биргән сәләт белән Күтәргәндер илне, авыл баласын!" Зәки Нәбиулла Кеше гомере - диңгездәге бер тамчы, мәңгелекнең бер мизгеле генә. Шушы кыска гына вакыт эчендә кеше зур-зур планнар кора. Барлык уйлаганын эшләп өлгерергә, җирдә үзенең эзен калдырырга, мәңгелек исем, мәңгелек яшәү алырга тели һәм гомере...
-
Гүзәллеккә чикләр юк!
Ел саен район мәдәният йортында "Нәни туташ - Алексеевск районы" исемле гүзәллек һәм талантлар балалар конкурсының финалы уза, аны яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән мәдәният бүлеге оештыра. Быел район мәдәният йорты сәхнәсендә җиңүче таҗы өчен 5 яшьтән 12 яшькә кадәрге 16 нәни чибәр ярышты.
-
Сәяхәтләр вакыты
Район үзәге 2нче мәктәбенең 5Б сыйныфы укучылары Татарстан башкаласында экскурсиядә булып кайттылар.
-
Алексеевскилылар өчен апрель шаярулары
Көлке көненә багышланган "Көләргә рөхсәт ителә" ("Смеяться разрешается") исемле концерт район мәдәният йортында булып узды.
-
Яшьләр – сәясәткә
Узган атнада районның сәяси тормышында истәлекле вакыйга булды. Яшьләр "Сәяси завод-2014" иҗтимагый-сәяси проекты кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы иҗтимагый яшьләр палатасына үз вәкилләрен сайладылар.
-
«Мәңгелек шатлык чишмәсе»
Алексеевскида якшәмбе мәктәбенең актлар залында Правослау китабы көнен бәйрәм итүгә багышланган "Вечной радости ключ" чарасы булып узды.
-
Табигатьне саклау – һәркем эше
Тирә-ягыбыз, туган җир - яшел бишегебез, сулар һавабыз, эчәр суларыбыз кешеләр битарафлыгыннан сыкрап утыра түгелме соң?! Уйлап карасаң, туган табигатебез, баласын баккан анадай, үзенең байлыклары белән кешегә хезмәт итә бит. Шуңа күрә дә кайбер язучылар җирне, табигатьне ана белән тиңлиләр: Җир-Ана, Табигать-Ана. Ә кешеләр - аларның балалары. Балалар сәламәт булса...
-
Уңышлы дебют
Алексеевск районы вәкиле беренче тапкыр "Яшьләрне гражданлык рухында һәм патриотик тәрбияләү" юнәлешендә дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталык республика конкурсында "Уңышлы дебют" дипломы алды.
-
Канатлы дуслар язны сагына
Адәм баласының дөньяга килүе, яшәү рәвеше, тәненең һәрбер күзәнәге табигать белән бәйле, чөнки адәм баласы җирдән яратылган, ул - җир кешесе. Ә җир йөзендә барлык тереклек тә - табигать. Яз быел соңарып килә, ләкин төннәрен салкын булуга да карамастан, аның якынлашуы сиздерә: кояш ныграк җылыта, кошларның сайравы көчлерәк һәм күңеллерәк...
-
Моңнар кайтсын авылга!
Мәдәният елы башланды гына, районыбызда, авыллар арасында шул форсаттан фестивальләр, концертлар гөрли. Һәр авыл җирлеге данлыклы кешеләре, матур традицияләре, авылның үткәне һәм бүгенгесе турында тамаша-концерт әзерләп, тирә-күрше авылларда чыгышлар ясый. Шундый ял концертын Кыр Шунталысы авыл җирлеге үзешчәннәре Зур Тигәнәле авыл җирлеге тамашачылары хөкеменә тәкъдим итте. Шул турыда безгә, Салих...
-
Нәни гүзәлләр конкурсы
Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге һәм район мәдәният йорты "Алексеевск районының нәни туташы - 2014" гүзәллек һәм талантлар балалар конкурсын игълан итә.