Сәламәтлекне саклау рубрикасы буенча яңалыклар
-
Диспансерлаштыру –сәламәтлеккә бер адым
Эшләүче гражданнарны өстәмә диспансерлаштыру шушы көннәрдә видеоконференция режимында үткәрелгән республика киңәшмәсенең төп темаларының берсе булды. Аның эшендә Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләре һәм үзәк район хастаханәләренең шушы мәсьәлә өчен җаваплы белгечләре катнашты. Өстенлекле "Сәламәтлек" илкүләм проекты кысаларында республикада 2011 ел дәвамында 80 мең эшләүче гражданны тикшерү планлаштырылды. Тикшерү барышында социаль әһәмиятле...
-
Җиңүче билгеләнде
28 сентябрьдә "Бережная аптека" оештырган зур лотореядә катнашып приз яулаучыга бүләк тапшырылды. Акция 28 июньнән алып 25 сентябрьгә кадәр үткәрелде. А. Гыймаева җиңүче булды, ул төп приз Supra телевизоры белән бүләкләнде. Ул даруханә хезмәткәрләренә тапшырган бүләкләре һәм сатып алучыларга рәхимле булулары өчен рәхмәт әйтте.