Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Бушлай консультацияләр

Шушы көннәрдә Алексеевск үзәк район хастаханәсендә Казан шәһәренең республика клиник хастаханәсе һәм балалар республика клиник хастаханәсе табиблары булып китте.

Районыбыз кешеләрен белгеч-докторларның бушлай караулары һәм консультация бирүләре, үзәк район хастаханәсенең баш табибы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Ләйлә Мадымарова сүзләренә караганда, безнең хастаханәдә даимига әйләнгән. Күптән түгел Биләр амбулаториясенә балалар республика клиник хастаханәсенең мобиль үзәге килгән булган. ЛОР-табиб, эндокринолог һәм окулист туганнан алып 18 яшькә кадәрге 50 баланы караган. Шулай ук лаборатор тикшерүләр, шулай ук йөрәк УЗИы үткәрелгән. Ә район хастаханәсендә авыруларны республика диабет үзәге клиник хастаханәсенең табиб-эндокринологы Нина Куприянова караган. Ике дистәдән артык кеше квалификацияле консультация алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев