Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Чаңгы-чана шу!

Шаулап-гөрләп узган Яңа ел бәйрәмнәре акрынлап артта калды. Мәктәп укучыларының да каникуллары узып китте. Әмма спорт белән шөгыльләнгән, аның кайбер төрләре белән мавыккан балалар өчен дәресләрдән тыш та, кышкы салкын көннәрдә дә сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен мөмкинлекләр зур бездә.

Чөнки саф һава безнең барыбызга да уңай йогынты ясый, билгеле ки, урамда җәяү йөргәндә һәркемнең күңеле күтәрелә, аппетиты яхшыра. Ә менә кышкы салкынча көндә чаңгыда йөрсәң, бөтенләй дә матур тойгылар кичерәсең. Сәламәтлеккә дә тәэсире югары, диләр табиблар. Чаңгыда йөрү буыннарны язып, тонусны гына күтәреп калмый, ул тынычландыра, нерв системасына, йөрәк-үпкәләргә да уңай йогынты ясый икән. Шуңа күрә дә, мәктәп яшендәге балаларның укудан кайткач та, компьютер каршына кереп утырмыйча, урамга, саф һавага чыгулары хәерле.

- Чаңгыдан тыш, тимераякта шуу да аңлатып булмаслык рәхәтлек бирә - ди, Алексеевск бистәсендә яшәүче 1 нче мәктәпнең 7нче сыйныф укучысы Рәзинә. -Бирегә без каникул көннәрендә дус кызларым белән бергәләп йөрдек. Шугалакта туйганчы саф һава суладык, уен-көлке белән вакыт узганын да сизми кала идек. Хәзер, укулар башлануга да карамастан, бирегә йөрүдән тукталмабыз, дип уйлыйм. Чөнки бу бит - сәламәт яшәүнең бер төре, саулык чыганагы, дип исәплим. Әгәр дә сез Кама елгасы буендагы "Алексеевскдорстрой" идарәсе карамагында булган шугалакка моңарчы килергә өлгермәгән булсагыз, дусларым, һичшиксез барырга киңәш итәм, килегез, үкенмәссез! Чөнки тынчу бүлмәдә компьютер каршында вакытыгызны юкка-барга сарыф иткәнче, саф һавада йөрсәгез, файдасы күбрәк булыр иде дигән фикердә калам. Сәламәтлек һәм күтәренке кәеф телим, карлы-буранлы кыш көннәре һәркемгә шатлык кына китерсен иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев