Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Диспансерлаштыру –сәламәтлеккә бер адым

Эшләүче гражданнарны өстәмә диспансерлаштыру шушы көннәрдә видеоконференция режимында үткәрелгән республика киңәшмәсенең төп темаларының берсе булды. Аның эшендә Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләре һәм үзәк район хастаханәләренең шушы мәсьәлә өчен җаваплы белгечләре катнашты. Өстенлекле "Сәламәтлек" илкүләм проекты кысаларында республикада 2011 ел дәвамында 80 мең эшләүче гражданны тикшерү планлаштырылды. Тикшерү барышында социаль әһәмиятле...

Эшләүче гражданнарны өстәмә диспансерлаштыру шушы көннәрдә видеоконференция режимында үткәрелгән республика киңәшмәсенең төп темаларының берсе булды. Аның эшендә Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләре һәм үзәк район хастаханәләренең шушы мәсьәлә өчен җаваплы белгечләре катнашты.

Өстенлекле "Сәламәтлек" илкүләм проекты кысаларында республикада 2011 ел дәвамында 80 мең эшләүче гражданны тикшерү планлаштырылды. Тикшерү барышында социаль әһәмиятле авырулар, шул исәптән яман шеш авырулары белән авыручы кешеләр байтак ачыкланды. Өстәвенә кайбер шәһәрләрдә һәм муниципаль берәмлекләрдә күп кенә пациентлар куелган диагнозлар, хәтта онкологик характердагылары белән дә, диспансер исәбенә куелмаган, бу табиблар һәм урта медицина персоналының эшен юкка чыгарды. Киңәшмә азагында хәлне төзәтү турындагы мәсьәлә кабыргасы белән куелды.
Бу яктан безнең районда эшләрнең ничек торуы турында Алексеевск үзәк район хастаханәсенең баш табибы урынбасары Л.Галиевтан сорадык.
-Өстәмә диспансерлаштыру 2006 елдан бирле үткәрелә, һәм ул авыруларны иртә белү ягыннан бик файдалы. Бер кешегә 1418 сум акча бүлеп бирелә. Сәламәтлек саклау министрлыгы планы буенча быел 300 кешене тикшерергә кирәк, 9 ай дәвамында 297 кеше тикшерелде. Болар-мәктәпкәчә балалар учреждениеләре, балалар һәм яшүсмерләр өчен "Кайгырту" приюты, 6нчы республика матди ярдәм үзәге, "Радуга" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорт белгечләре һәм хезмәткәрләре. Барлык бу бүлекчәләрне кертү һәм беркемне дә читтә калдырмас өчен урында әлеге системадан өстәмә диспансерлаштыру узарга тиешле тагын йөз эшләүче гражданны исемлеккә кертү турында карар кабул ителде. Һәркемгә сәламәтлек паспорты ачылды, ул участок табибында саклана.
Шушы мөһим эштә катнашучы комиссия составына терапевт, невролог, хирург, ә хатын-кызлар өчен тагын акушер-гинеколог та җәлеп ителә. Безнең хастаханәдә бу белгечләр бар, шуңа күрә тикшерү турыдан-туры үзәк район хастаханәсендә үткәрелә. Этапларның берсе-флюорография узу һәм ЭКГ вакытында йөрәкнең эшчәнлеген тикшерү. Беррәттән канның биохимик (шикәргә, холестеринга һ.б.ларга) һәм гомуми анализлары, шулай ук кан анализы-онкомаркер тикшерелә, аның ярдәмендә хатын-кызларның күкәйлекләрендә һәм ир-атларның күкәйлек бизләрендә рак авыруы булу ихтималы билгеләнә. Мондый тикшерү кешенең сәламәтлеге турында ярыйсы гына картинаны төзергә мөмкинлек бирә. Әгәр нинди дә булса патология ачыкланса, пациент тар профиль белгечләре-эндокринолог, кардиолог, неврологка һ.б.ларга җибәрелә. Барлык очракларда да диагноз расланганда авырулар диспансер күзәтүенә алындылар, аларга дәвалау билгеләнде.
Районыбызда гыйнвардан алып сентябрьгә кадәрге чорда эшләүче гражданнарны өстәмә диспансерлаштыру барышында 21 кешенең-тимер кытлыгы анемиясе, 8 кешенең-симерү, 1 кешенең-кан басымы күтәрелү авырулары, 10 кешенең-матдәләр алмашы бозылу, 7 кешенең канында шикәр микъдары арту ачыкланды. Маммография нәтиҗәләре буенча 8 хатын-кызда-мастопатия, ягъни рак алды авыруы, ике кешенең онкология авыруы булу ихтималы билгеле булды, өстәвенә берсенең диагнозы расланды.
Әлеге юнәлештә алып барыла торган эшнең мөһимлеге һәм кирәклеге турында сөйләп тору артык, дип уйлыйм. Өстәвенә тикшерү вакытында андый кешеләр өчен чираттан тыш тикшерү каралган. Шуңа күрә эш бирүчеләрдән үтенечебезне канәгатьләндерүләрен һәм өстәмә диспансерлаштыру узу өчен хезмәткәрләрен җибәрүләрен сорыйбыз. Күптән исбат ителгәнчә, теләсә кайсы авыру башлангыч стадиясендә дәвалануга җиңелрәк бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев