Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Ешрак авырыйбыз, кагыйдәләрне дә ешрак бозабыз

Роспотребнадзор мәгълүматлары күрсәткәнчә, октябрьдә йогышлы авырулар буенча эпидемиологик хәл начарланды, аларның саны узган ел белән чагыштырганда ике тапкыр артты. Гриппка каршы район халкының 18,2 процентына вакцинация үткәрелде, ул билгеләнгән планның 100 процентын тәшкил итә. Узган айда 11 юридик зат һәм шәхси эшмәкәргә караган 11 объектта санитар закон таләпләрен үтәү һәм...

Роспотребнадзор мәгълүматлары күрсәткәнчә, октябрьдә йогышлы авырулар буенча эпидемиологик хәл начарланды, аларның саны узган ел белән чагыштырганда ике тапкыр артты. Гриппка каршы район халкының 18,2 процентына вакцинация үткәрелде, ул билгеләнгән планның 100 процентын тәшкил итә.
Узган айда 11 юридик зат һәм шәхси эшмәкәргә караган 11 объектта санитар закон таләпләрен үтәү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча тикшерүләр үткәрелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 28 тәртип бозу ачыкланды һәм административ хокук бозулар турында 4 беркетмә төзелде, 4 боерык һәм 7500 сумлык штраф салу турында 7 карар чыгарылды.
Суүткәргеч челтәреннән эчәргә яраклы суны тикшерү 28 пробаның 3есенең, 139 төрдәге азык-төлекнең 1сенең микробиологик күрсәткечләр буенча дәүләт стандартларына туры килмәвен күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев