Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Эссе җәй һәм аннан ничек сакланырга?

Урамда эссе... Термометрның угы 30дан аска төшәргә дә җыенмый: һаман саен өскә үрмәли. Өйгә керсәң - өйдәге, урамга чыксаң, урамдагы кызуга чыдап булмый. Мондый эссе һава торышыннан салкын су белән туңдырма гына коткара. Анысы да беразга гына. Интернет-һава торышы да бу атнада һава торышының әллә ни үзгәрмәячәген күрсәтә. Ярый әле,...

Кадрия Галиева:
- Мин эссене җиңел кичерәм. 40 градуска да түзәм. Җәй җылы булырга тиеш. Салкынча булса, яшелчәләр, җиләк-җимеш өлгерә алмас иде. Мондый һава алар өчен бик уңайлы. Кояшта рәхәтләнеп йөрергә яратам. Җылы яратканга күрә Соль-Илецкига да барырга җыенам. Анда хәзер 50 градус, диләр. Тик бу мине куркытмый. Ураза быел июль башына, иң эссе вакытка туры килсә дә, Аллаһы Тәгалә ярдәме белән тота алырбыз, дип уйлыйм. Туклануны җәй диеп үзгәртергә тырышмыйм. Эчүен күбрәк эчеләдер инде, әлбәттә. Лимонлы кайнар чәйгә өстенлек бирәм. Помидор-кыярны яратып ашыйм. Көндез бакчада да эшлибез, печән дә өябез. Нинди эш бар - барысын да эшлибез.


Зәмзәмия апа Сәхауова, пенсиядәге укытучы:
- Эссегә чыдый алмыйм мин. (Олы яшьтәге кешеләргә бигрәк тә авыр: йөрәкләре сикерә башлый, кан басымнары күтәрелә). Шуңа күрә көн кызу булганда урамга чыкмаска тырышам. Күбрәк ишегалдында утырам. Өебез антоновка алмагачлары, өрәңге, шомырт агачларына күмелеп утыра, ишекне ачып чыгуга гөлҗимеш куагы, күп төрле георгиннар, пион (мәктәп директоры Хәмит абый белән хатыны Җөвәйрә апа биргән иде, алар истәлеге итеп үстерәбез), санбирри үсемлеге күзләрне иркәли, алар бездә гел ышык, җиләс һава тудыралар, көн ничек кенә кызу булса да, кызулыкны сизмибез. Салкын аш - окрошка ясыйбыз, әйрән, җиләк-җимеш сулары эчеп, сусауны басарга тырышабыз. Бик матур, шатлыклы, шифалы яңгырлар явып узды. Аллаһы Тәгалә барыбызга да исәнлек-саулык бирсен, бу эсселәрне кичерергә насыйп итсен.

Люция, шәфкать туташы
- Эссе, кызу көннәрне яратам мин. Ничек кенә эссе булса да, бу мине куркытмый. Әле бүген, отпускта булып, беренче көн эшкә чыгуым. Өйдә җәй көне дә, кышын да салкынча, шуңа күрә мондый кызу көннәрдә урамга чыгып җылынам. Эштә дә салкынча. Кондиционер эшләп тора. Аны кабызмасаң, түзеп булмаслык бөркү, шуңа күрә тамакка салкын тиеп бетте. Ләкин менә чәйне күп эчәм. Күбрәк яшелчә ашарга тырышам.

Галия, мәктәп директоры:
- Эссегә түзәр әмәл калмады. Баш мием кайнагандай тоела. Әле БТИдан кайтып барышым, бөтен җирем манма су - тирләтә. Көндез авыр физик эш эшләмәскә тырышам. Күп итеп җиләк-җимеш сулары, чәй эчәм. Өстенлекне итле ризыкларга бирмим. Ходай Тәгалә мондый көннәргә түзү өчен сабырлык бирсен иде.

Надирә, районга күчеп кайткан кыз:
- Җәй башланганнан бирле эссе көннәр тора - һава температурасы 30 градустан артып китә. Районыбызның һәр кешесе хәлдән тайдыргыч эсседән сакланырга тырыша һәм һәркем үзенчә эшли. Өебездә вентилятор тора, ләкин без аннан сирәк файдаланабыз, чөнки салкын тидерүдән куркабыз. Урамга кич белән генә чыгарга тырышабыз. Көндезләрен бик чыгып йөрмибез.
Үсемлекләргә һәм хайваннарга да җиңел түгел. Хайваннар эсседән булдыра алганча сакланалар, ышыкта ауныйлар, суны күп эчәләр. Үсемлекләргә яңгыр күп кирәк, ләкин быел җәй ул сагындырып кына килә шул. Җиңел кием, эшләпә һәм панама киеп йөрергә тырышам, салкын ашамлыклар: окрошка ашыйм, суыткычтан алып куас, кефир яки йогурт эчәм.

Гайсә, төзүче:
- Көне буе ачык һавада, кайнар кояш астында цемент измәсе ташыйбыз. Физик эш бик авыр, әлбәттә, ләкин түзәсең - кая барасың. Көне буе су эчәбез, тамактан ризык бармый. Кич белән, кояш бераз сүрелгәч, җиләккә баргалыйбыз. Тик анда да тынычлык табып булмый, черкиләр җәфалый. Быел черки бик күп, бакчага чыгып та эшләрмен димә.

Динә, эшмәкәр:
- Кызуны шулкадәр авыр кичерәм. Хәл юк, баш авырта, кан басымы күтәрелә. Биттән тир ага. Бина эчендә дә бөркү. Урамда бераз җил исеп китсә, рәхәт була. Ләкин эссе дип берни эшләмичә ятып та булмый. Җиләккә дә барырга, бакчада да эшләргә кирәк. Кичләрен кайчак коенырга барабыз. Күбрәк җиләк-җимеш, яшелчә ашыйм, майлы ризыклардан тыелып торам.

Эсседән котылу өчен киңәшләр

-Ачык һавада мөмкин кадәр азрак булырга, аеруча да көннең кызу вакытында.
-Су эчүне арттырырга. Чөнки югары температурада кеше тирли һәм тәннән шактый тоз һәм су чыга. Бәдәнне тоз һәм микроэлементлар белән тәэмин итү өчен тозлырак, минераль су, ачы сөт ризыклары һәм соклар эчәргә киңәш ителә. Газлы суны куллану тыела.
-Физик эшләр эшләмәскә тырышырга.
-Көн саен бүлмәләрне юып чыгарырга.
-Табигый тукымадан булган кием генә кияргә.
-Көнгә берничә тапкыр душ керергә.
-Борын һәм тамакны чайкап торырга.
-Тиз эшкәртелә торган, витаминнарга һәм минералларга бай ризыкларга, аеруча да яшелчәләргә өстенлек бирергә.
-Спиртлы эчемлекләр эчмәскә, тәмәке тартудан тыелырга, чөнки бу кан тамыры-йөрәк һәм сулыш системалары авыруларын арттырачак.
-Тәнегезне артык кыздырмагыз. Кызу кояш астында киң эшләпә киегез.
-Балаларны да кызу кояш астында озак йөртү киңәш ителми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев