Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Курс – сәламәт яшәү рәвеше

Декабрь ахырында наркотикка каршы комиссия утырышы булды, ул ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева катнашында видеоконференция режимында узды. Утырыш барышында күрше Чистай районында наркотиклаштыру профилактикасы эше яктыртылды, эшсезлек һәм яшьләрне эш белән тәэмин итү мәсьәләләренә кагылып үтелде. Шулай ук наркотик һәм психотроп матдәләр куллануга һәвәс яшүсмерләрне һәм яшьләрне ачыклау өчен медицина...

Декабрь ахырында наркотикка каршы комиссия утырышы булды, ул ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева катнашында видеоконференция режимында узды.

Утырыш барышында күрше Чистай районында наркотиклаштыру профилактикасы эше яктыртылды, эшсезлек һәм яшьләрне эш белән тәэмин итү мәсьәләләренә кагылып үтелде. Шулай ук наркотик һәм психотроп матдәләр куллануга һәвәс яшүсмерләрне һәм яшьләрне ачыклау өчен медицина техникасыннан нәтиҗәлерәк файдалану, наркотик матдәләргә каршы пропаганда алып баруга юнәлдерелгән эшне көчәйтү турында сөйләнелде. Бу юнәлештә 2011 елда республикада үткәрелгән эш оптималь һәм комплекслы дип табылды. Киләчәктә исә, эшлекле очрашу вакытында билгеләп үтелгәнчә, укучыларны, атап әйткәндә, безнең район укучыларын да "Мөстәкыйль балалар" проектында катнашуга активрак тарту бурычы тора.
Алексеевск районына килгәндә, узган чорда халыкны наркотиклаштыруга каршы эш алып баруга, атап әйткәндә, спорт учреждениеләре челтәрен үстерүгә, яшүсмерләр һәм яшьләрнең буш вакытын оештыру максатында яңа секцияләр һәм түгәрәкләр ачуга, барлык мәктәпләргә "Уңышка юл" наркоманияне булдырмау мәсьәләләре буенча ата-аналарның гомуми мәҗбүри укуының дифференцияле программасын кертүгә, алкоголь продукциясе, сыра, тәмәке куллануны булдырмау һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру ("Карадан кала барлык төсләр", Минем сайлаган юлым", "Мәктәптә алкоголь һәм наркотик куллануны булдырмау" һ.б.лар) буенча төрле программаларны тормышка ашыруга юнәлдерелгән кайбер чаралар үткәрелде. Элеккечә үк балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе утырышларын үткәрү элеккечә үк профилактик эшнең төп юнәлешләреннән берсе булып тора, алар да яшүсмерләрнең һәм яшьләрнең алкоголь һәм наркотик матдәләргә бәйлелеген ачыклауга булыша.
Т.Михайлова әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев