Авыл хуҗалыгында 30 ел стажы булган татарстанлыларга пенсиягә 25% өстәмә
2026 елда Татарстан Республикасында мондый түләүне 40 515 кеше ала. Өстәмә түләү картлык яки инвалидлык буенча страховка пенсиясенә кертелгән фиксацияләнгән түләүнең 25% ын тәшкил итә.
Әлеге өстәмәне исәпкә алып, төбәктә пенсия белән тәэмин итүнең уртача күләме 29 184,98 сумга җитә.
Кемнең өстәмә алуга хокукы бар?
Авыл хуҗалыгында 30 һәм аннан да күбрәк ел эшләгән һәм авыл җирендә яшәвен дәвам иткән эшләмәүче пенсионерлар пенсиянең югары күләменә хокуклы. Бу өстәмә страховка пенсиясен билгеләгәндә автомат рәвештә рәсмиләштерелә һәм өстәмә белешмәләр таләп итми. Хәтта пенсионер соңрак шәһәргә күчсә дә, авыл стажы өчен өстәмә түләү хокукы саклана.
Россия Социаль фонды нәрсә белдерә?
«Өстәмә түләүгә хокукны авыл хуҗалыгында Россия Федерациясе Хөкүмәте исемлегенә кертелгән вазыйфаларда эшләүчеләр ала. Исемлеккә 500дән артык һөнәр керә: тракторчылар, агрономнар, зоотехниклар, ветеринария табиблары, машина белән сыер саву осталары һәм башкалар»,
— дип билгеләде Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев