Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль яклау һәм тәэмин итү

«Электрон эш бирүче»

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының соңгы утырышларының берсендә республика өчен мөһим "Электрон эш бирүче" проектын тормышка ашыру мәсьәләсе каралды. Әлеге проект ярдәмендә халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре һәм эш бирүчеләр арасында үзара элемтә булачак, кәгазь документлар әйләнеше җайга салыначак һ.б.лар. 57 эш бирүче хезмәттәшлек турында килешүләрен электрон рәвештә тәкъдим иткәннәр,...

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының соңгы утырышларының берсендә республика өчен мөһим "Электрон эш бирүче" проектын тормышка ашыру мәсьәләсе каралды.

Әлеге проект ярдәмендә халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре һәм эш бирүчеләр арасында үзара элемтә булачак, кәгазь документлар әйләнеше җайга салыначак һ.б.лар.
57 эш бирүче хезмәттәшлек турында килешүләрен электрон рәвештә тәкъдим иткәннәр, 24 эш бирүче хезмәтләргә махсус операторларга түләгән, 21 эш бирүчедә махсус оператор программасы тоташтырылган, республиканың эре эш бирүчеләре исә әле проектка кушылу турында сорауны карый гына башлаганнар. Гәрчә дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә тәкъдим итү җайлы булса да. Аның уңай яклары: мәгълүматны эш урыныңнан турыдан-туры җибәрү, вакытны янга калдыру, кәгазь документлар саны кимү, чыгымнарның кими төшүе, офистан чыкмыйча гына, мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы гражданнар арасыннан кирәкле эшчеләрне сайлап алу.
Бүгенге көндә әлеге проектта ике махсуслашкан элемтә "ТаксНет" ЯАҖ һәм "Электрон хезмәтләр үзәге" ЧҖҖ операторлары "Контур-Экстрен" системасын тәкъдим итә.

Материал Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты мәгълүматлары буенча әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев