Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль яклау һәм тәэмин итү

Иске мәктәпнең яңа сулышы

Сентябрьнең беренче көне һәркем өчен үзенчәлекле. Бөтен ил буйлап меңләгән малайлар һәм кызлар чәчәк бәйләмнәре тотып, сыйныфташлары һәм яраткан укытучылары белән очрашуга сөенеп, күтәренке кәеф белән мәктәпкә бара. Алар арасында мәктәп кыңгыравы чыңлавын беренче тапкыр ишетүче кечкенә укучылар да бар. Быел безнең районда мондыйлар 271 бала иде. Заманча беренче сыйныф...

Сентябрьнең беренче көне һәркем өчен үзенчәлекле. Бөтен ил буйлап меңләгән малайлар һәм кызлар чәчәк бәйләмнәре тотып, сыйныфташлары һәм яраткан укытучылары белән очрашуга сөенеп, күтәренке кәеф белән мәктәпкә бара. Алар арасында мәктәп кыңгыравы чыңлавын беренче тапкыр ишетүче кечкенә укучылар да бар. Быел безнең районда мондыйлар 271 бала иде.
Заманча беренче сыйныф укучыларына көнләшеп карарга мөмкин, чөнки аларны интерактив такталар һәм компьютер сыйныфлары белән җиһазланган мәктәпләр, белем дөньясына җәлеп итәргә сәләтле профессиональ укытучылар көтә. Елдан-ел мәктәпләрдә шартлар яхшыра. Быел Юеш Көрнәле, Шәмә һәм Биләр мәктәпләре ремонтланды. Соңгысына, яшь биләрлеләр һәм аларның ата-аналарын яңа уку елы белән котларга ТР Хисап Палатасы рәисе Алексей Демидов, район башлыгы Владимир Козонков, МСО-ТАПС җитәкчесе Марат Вәлиев, мәгариф бүлеге начальнигы Альбина Симашева һәм башкалар килде.
Владимир Константинович үзенең чыгышында ремонтта катнашкан барлык кешеләргә рәхмәт әйтте-"Мәктәп яңа уку елына әзер булсын өчен тырышкан төзүчеләр, ата-аналар һәм педагогларга рәхмәт. Бүген һәркем үзенең беренче сыйныфын искә төшерә. Ә биредә басып торучы беренче сыйныф укучылары ремонтланган мәктәпкә барачак һәм бу көн турында җылы итеп искә алачаклар". Һәм мәктәп өчен спорт инвентаре сатып алуга сертификат тапшырды. Мәктәп директоры Любовь Стукало үз коллективына яхшы эшләгәннәре өчен рәхмәт әйтте: "Без, бердәм коллективыбыз-укытучылар һәм техник хезмәткәрләр укучылар өчен мәктәпне яңа уку елына әзерләдек!" һәм мәктәпне ремонтлауга үзләреннән өлеш керткән иганәчеләр-"Алексеевскдорстрой" ААҖ, "Эдем", "Инженерлык челтәрләре" ЧҖҖлары предприятиеләрен билгеләп үтте.
Әлеге көн бүләкләрсез дә булмады. Балалар Хисап Палатасыннан яңа заманча парталар һәм башка бүләкләр алдылар, аларны аның вәкиле Альбина Гыйләҗева тапшырды. Ә хөрмәтле кунаклар истәлеккә эчтәлеген укытучылар әзерләгән, чыгарылыш укучылар акчасына бастырылган "Биләр мәктәбе. Кичә. Бүген." китабын алдылар.
Балалар үзләре зур булмаган концерт программасы әзерләгәннәр, ул кунакларны да, балаларын мәктәпкә озатырга килгән ата-аналарны да битараф калдырмады. Ә беренче дәрес районның барлык мәктәпләрендә дә 2013 елда Казанда узачак Универсиадага багышланды, укытучылар алда торган спорт вакыйгалары, әлеге уеннарда тәкъдим ителәчәк спорт төрләре турында сөйләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев