Кеше ышанмаслык нәрсә чынбарлыкка әйләнергә мөмкин
Бусагада-яңа, 2012 ел. Бик тиздән Кремль курантлары 12не сугачак һәм ул ишек шакыячак. Без аны нинди уйлар, хисләр белән каршылаячакбыз. Киләчәккә планнары һәм узып китүче елның нәрсә алып килүе турында безнең белән кайбер респондентлар уртаклашты. Надежда Тарасова, теоретик укыту буенча Алексеевск колледжы директоры урынбасары: "2011 елда минем гаиләм өчен улым...
Бусагада-яңа, 2012 ел. Бик тиздән Кремль курантлары 12не сугачак һәм ул ишек шакыячак. Без аны нинди уйлар, хисләр белән каршылаячакбыз. Киләчәккә планнары һәм узып китүче елның нәрсә алып килүе турында безнең белән кайбер респондентлар уртаклашты.
Надежда Тарасова, теоретик укыту буенча Алексеевск колледжы директоры урынбасары: "2011 елда минем гаиләм өчен улым Николайның урта мәктәпне тәмамлап, Казан Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясенә керүе мөһим вакыйга булды, бу академия сервис белгечләре һәм студентлар Универсиадасын үткәрү өчен белгечләр әзерләү белән шөгыльләнә. Улыбызның физкультура факультетына, сервис, мәгълүмати системалар һәм күчемсез милек бүлегенә кереп, белгечлек сайлавында ялгышмавы сөендерә.
Бу ел минем тормышымда да борылыш елы булды-хәзер мин уку-укыту процессында турыдан-туры катнашам. Киләчәккә конкрет планнарым турында сөйләргә кыймыйм әле, киләсе ел күрсәтер. Нәрсә генә булмасын, кыенлыкларны сабыр гына һәм зарланусыз, шатлыкларны бөтен күңелем белән кабул итәргә тырышам. Барыгызны да Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре белән котлыйм, якыннарыгызның һәм туганнарыгызның һәрвакыт яныгызда булуын, балаларыгызның үз уңышлары һәм казанышлары белән шатландыруларын, ә иң мөһиме, тәртипле булуларын телим. Гаиләләрегездә тынычлык, мәхәббәт һәм аңлау, ә илебезнең имин булуын һәм чәчәк атуын телим".
Екатерина, КФУның икътисад факультеты студенткасы: "2011 ел университетта булып узган күп кенә вакыйгаларга бай булды. Мәсәлән, психология фәннәре кандидаты, профессор, Мәскәү дәүләт психология-педагогия университетының юридик психологиясе кафедрасы доценты Владимир Пимонов безнең кунагыбыз булды. Быел университетта Патриотик тәрбия үзәге үз эшен башлап җибәрде, аның базасында хезмәт отрядларын, студентлар куркынычсызлыгы хезмәтләрен, "Кар десанты" эзләү хәрәкәтен урнаштыру планлаштырыла. Студентларыбыз хәйрия эшчәнлеге белән дә актив шөгыльләнәләр. Кыскасы, кешеләр тормышы, әгәр алар бер урында гына утырмасалар, кызыклы һәм бай эчтәлекле дә була ала. Моны мин яшьләргә дә теләргә телим. Ләкин уку студентларның төп эше булып кала. Бу яктан 2011 ел тулысынча мәшәкатьләр белән узды, соңгы сессияне уңышлы төгәлләү өчен күп эшләргә туры килә. Уку йортларын тәмамлаучыларның барысына да киләсе елда дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыруларын, диплом эшләрен яклауларын һәм күңелләренә хуш килгән эшкә урнашуларын телим".
Нина Седова, инвалидларның район җәмгыяте рәисе: "Мин берничә ел башкара торган эш мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне бәхетле итүгә юнәлдерелгән. 2010 елда мин "Тере су" номинациясендә грантка ия булдым, бу инвалид балаларга йөзү белән шөгыльләнү өчен бөтен кирәкле нәрсәне сатып алырга мөмкинлек бирде. Ә менә 28 декабрьдә тагын бер җиңү- "Без борт артында калырга теләмибез" номинациясендә тагын бер отылган грант. Хәзер без шул акчаларга авыл җирлекләреннән мөмкинлекләре чикләнгән балаларны да бассейнга йөртә алачакбыз, бу аларның тормышын шактый яхшыртачак, алар аның икенче ягын да күрә алачаклар. Быел без махсус Яңа ел программасы әзерләдек, аның белән бистәнең аз хәрәкәт итүче кешеләре алдында чыгыш ясарга өлгердек инде: төрле костюмнар кигән артистлар җырлар, биюләр, күңелле такмазалар белән чын тамаша оештырдылар. Бу вакыйга безнең өчен чираттагы уңыш булды. Ләкин, һичшиксез, кайбер хәл ителмәгән мәсьәләләр дә бар. Мисалга, клубыбыз әгъзаларына үзешчән сәнгать белән шөгыльләнү өчен сенсор бүлмәсен урнаштыру өчен бина да кирәк, аны ачу киләсе елга планлаштырыла.
Якынлашып килүче Яңа ел алдыннан районның бөтен кешесенә әйбәт кәеф, уңышлар, матур эшләр һәм изге ниятләр телим".
Редакция хезмәткәрләре дә респондентларыбызның барлык котлауларына кушылып, газета укучыларга күңел күтәренкелеге һәм үзләренә ышануларын телиләр. Без алексеевскилыларга район газетасын хуплаулары өчен рәхмәт әйтәбез-аңа киләсе елга язылучылар саны узган ел белән чагыштырганда артты.
Т.ВАСИЛЬЕВА әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев