Күпбалалы эшләүче ата-аналарга салым кайтарыла
1 июньнән башлап Татарстанда ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче эшләүче ата-аналар өчен түләү рәсмиләштерә алачак.
Әлеге түләүне алуга 18 яшькә кадәрге (яки уку йортының көндезге бүлегендә белем алучылар өчен 23 яшькә кадәр) ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче эшләүче ата-аналарның (уллыкка алучыларның, опекуннарның һәм попечительләрнең) икесе дә хокуклы.
Мөһим шартлар
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге искәртә: әгәр ата-аналар узган елда (2025) эшләмәгән һәм НДФЛ түләмәгән булса, быел аларга түләү билгеләнмәячәк. Шулай ук, бу түләү махсус салым режимнарында эшләүче үз-үзенә эшләүчеләр һәм шәхси эшкуарлар өчен дә каралмаган.
Кем ала ала?
Түбәндәге шартлар үтәлгәндә, Россиядә даими яшәүче гражданнар түләүгә (салым акчаларын кире кайтаруга) хокуклы:
-
мөрәҗәгать итүче үзе һәм аның балалары Россия Федерациясе гражданнары булырга тиеш;
-
ата-ана рәсми рәвештә эшкә урнаштырылган, керемнәргә салым (НДФЛ) түли;
-
алимент буенча бурычлары юк.
Гаилә кереме чикләре
Гаиләнең җан башына уртача кереме агымдагы елда алдагы ел өчен бер кешегә исәпләнгән региональ яшәү минимумының бер ярым күләменнән артмаска тиеш. Шулай ук мөлкәт белән тәэмин ителешнең билгеләнгән критерийлары да исәпкә алына.
Ничек исәпләргә?
«Гаиләнең түләү хокукына ия булу-булмавын аңлау өчен, җан башына уртача керемне исәпләп карарга кирәк. Бу болай эшләнә: гаиләнең бер еллык кереме башта 12 гә, аннары гаилә әгъзалары санына бүленә», — дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Мисал: дүрт кешелек гаилә Татарстанда яши. 2025 елда республикада бер кешегә исәпләнгән яшәү минимумы — 15 073 сум. Ата-ананың икесе дә аена 32 мең сум хезмәт хакы ала, башка керемнәре юк.
Мондый гаиләнең уртача кереме — 16 000 сум (32 000 + 32 000 = 64 000 / 4 кеше = 16 000). Бу — яшәү минимумының бер ярым күләменнән (22 609,50 сум) кимрәк. Димәк, гаилә түләүгә дәгъва итә ала.
Дүрт кешедән торган гаилә түләү алсын өчен максималь еллык керем 1 085 256 сумнан артмаска, ягъни ата-ананың һәркайсының айлык кереме 45 219 сумнан артмаска тиеш.
Түләү күләме ничек исәпләнә?
Ел дәвамында ата-аналарның хезмәт хакыннан 13% ставка буенча НДФЛ тотыла. Ел нәтиҗәләре буенча салым түбәнәйтелгән ставка — 6% буенча кабат исәпләнә, ә аерма гаиләгә кайтарыла.
Мисалны дәвам итәбез: ир белән хатынның берсе 2025 елда НДФЛны тотып калганчы ай саен 32 000 сум хезмәт хакы алган. Бер ел эчендә аннан 49 920 сум салым тотылган (32 000 × 12 × 13%).
6% ставка буенча кабат санаганда, салым суммасы 23 040 сум тәшкил итәчәк (32 000 × 12 × 6%).
26 880 сумлык аерма (49 920 – 23 040) гаиләгә кире кайтарылырга тиеш.
Кайчан һәм кая мөрәҗәгать итәргә?
Салым кайтарырга хокуклы гражданнар НДФЛ түләнгән елдан соңгы елның 1 июненнән 1 октябренә кадәр гариза бирә ала. Ягъни 2025 ел өчен салым кайтаруны сорап 2026 елда мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Документлар:
-
«Дәүләт хезмәте» порталы аша;
-
күпфункцияле үзәк (МФЦ) аша;
-
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең клиент хезмәтендә шәхсән.
Белешмәләрнең күпчелек өлешен фонд белгечләре мөстәкыйль рәвештә сорый. Ләкин кайбер документларны (мәсәлән, уку йортыннан белешмәне) мөрәҗәгать итүчегә шәхсән бирергә кирәк булачак.
Гариза 10нан 30 эш көненә кадәр карала. Акчалар уңай карар кабул ителгәннән соң биш эш көне дәвамында күчерелә. Түләү елына бер тапкыр башкарыла, ә аны алу хокукын ел саен расларга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев