Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль яклау һәм тәэмин итү

Лебяжьеда ике социаль объект ачылды

Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эшлекле сәфәр белән Алексеевск муниципаль районына килде, ул анда район активы белән очрашты, шулай ук фельдшер-акушерлык пуктын һәм балалар бакчасын тантаналы төстә ачуда катнашты.

"Шунысы куанычлы, Президент программалары район үзәгендә генә түгел, һәр авыл җирлегендә дә эшли, -дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин халык белән аралашканда. Без бүген Лебяжьеда чираттагы ФАПны ачабыз, авыл халкы аны күптән көтте. Әле бит 10 ел элек кенә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы илдә барлык ФАПларны да ябарга дигән карар чыгарган иде. Республика җитәкчелеге мондый карарга каршы килде. Һәм практика күрсәткәнчә, безнең ФАПларны җәелдерүгә юнәлешебез дөрес булды. Авылларда иң беренче ярдәм күрсәтүче медицина пункты булырга тиеш".

Аннары Дәүләт Советы рәисе 50 урынлы "Дюймовочка" балалар бакчасын тантаналы төстә ачуда катнашты. Бүген Алексеевск районында балалар бакчаларына чиратлар юк, өч яшьлекләр арасында да, урта яшьтәгеләрдә дә, ясле яшендәгеләр арасында да. "Татарстанда барлык районнар да моның белән мактана алмый әле", -дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

Алексеевскида спорт мәйданчыгы һәм парк ачу да яхшы үрнәк булып тора. "Тулаем алганда, Россия буенча дәүләт һәм шәхси партнерлык турында закон начар эшли, - диде Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән аралашканда, - Татарстанда республика законы кабул ителде, ул дәүләт белән бизнес мөнәсәбәтләре өлкәсен көйли. Парламент башлыгы, иң мөһиме, моны халык аңласын иде, дип билгеләп үтте. Үзара салым программасы шуңа юнәлдерелгән, татарстанлылар керткән һәр бер сумга республика бюджеты өстәп 4 сум күчерә. Әлеге акчалар муниципалитетларны төзекләндерүгә тотыла, зиратлар тәртипкә китерелә, территорияләр төзекләндерелә.

Социаль объектларда булганнан соң, Фәрит Мөхәммәтшин Алексеевск районы активы белән очрашты. Сөйләшү бик эчкерсез, уңышлар һәм райондагы кыенлыклар турында булды.

Район башлыгы Владимир Козонков әйтүенчә, уңышлар күз алдында. 2014 елда гына да район буенча тулай продукция 5,6 млрд. сум тәшкил иткән. Җитештерү производствосы арта, "Алексеевск керамика"сы, "Алексеевск сөт-консерв комбинаты", "Алексеевск нәфис-әйберләр туку фабрикасы" һәм авыл хуҗалыгы үсә бара. Районда 7436 шәхси йорт хуҗалыгы бар, аларда 5 меңнән артык мөгезле эре терлек тоталар, шул исәптән 2400 сыер. Егерме гаилә фермасы бар.

"Ә сездә шәхси ишегалларында ничә баш сыер бар?" - дип кызыксынды Фәрит Мөхәммәтшин лебяжьелылардан ФАПны ачканда. Шул авылга барлыгы 12 баш кына булуын белгәч, халыкка баш исәбен арттырырга тәкъдим итте. "Кем сыер тота, аның тамагы тук", - диде ул.

Алексеевскилылар өчен иң кискен торган мәсьәләләрнең берсе - Алексеевск бистәсендә чистарту корылмаларын реконструкцияләү, шулай ук район үзәгенең көнчыгыш өлешендә инфраструктураны үстерү, хәзер анда төзелешләр тулы куәткә бара.

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук республика сайлау кампаниясенең нечкәлекләренә дә тукталды, Дәүләт Советы җитәкчесе бәяләвенчә, ул җиңел булмаган икътисади шартларда үтә. Сентябрьдә татарстанлыларга Республика Президентын һәм җирле органнарга 7716 депутат -халыкка якынрак булган муниципаль хакимият вәкилләрен сайларга кирәк булачак. Парламент башлыгы алексеевскилыларны алда торган сайлауларда актив катнашырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев