Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль яклау һәм тәэмин итү

Ә малайлар күбрәк

Көзге туйлар саны да җәйгенеке дәрәҗәсендә калды: 34 гашыйк пар үзләренең мөнәсәбәтләрен - сентябрьдә, тагын 30 пар октябрь һәм ноябрьдә рәсмиләштерде. ЗАГС бүлеге начальнигы Энҗе Сөниева әйтүенчә, алексеевскилыларның хисләре ничек дөрләп кабынса, шулай ук сүрелгән дә. Кызганычка каршы, көзге айларда 31 кеше үзләренең мөнәсәбәтләрен өзгән. Бик күңелле булмаган статистиканы дәвам...

Көзге туйлар саны да җәйгенеке дәрәҗәсендә калды: 34 гашыйк пар үзләренең мөнәсәбәтләрен - сентябрьдә, тагын 30 пар октябрь һәм ноябрьдә рәсмиләштерде.

ЗАГС бүлеге начальнигы Энҗе Сөниева әйтүенчә, алексеевскилыларның хисләре ничек дөрләп кабынса, шулай ук сүрелгән дә. Кызганычка каршы, көзге айларда 31 кеше үзләренең мөнәсәбәтләрен өзгән.
Бик күңелле булмаган статистиканы дәвам иттереп, тагын да күңелсезрәге турында. Көзен 81 якташыбыз вафат булган, 49ы - ир-ат һәм 32се - хатын-кыз, шуларның 20се һәм 3е - эшкә яраклы яшьтә.
Ә тормыш дәвам итә, һәм...малайлар алда! Соңгы өч айда дөньяга килгән 84 нарасыйның бары тик 39ы гына кызлар. Әти-әниләр үзләренең кызлары һәм улларына иң сирәк очрый торган исемнәр биргән: Сафия, Сәйдәш, Ислам, Самир, Латика, Миласлава, Мирослава, Устиния.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев