Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль яклау һәм тәэмин итү

Һәр фатирга берәр казан

Узган атна азагында район үзәгенә республика газлаштыру фондының генераль директоры Җәүдәт Минәхмәтов килеп китте. Аның килүенең максаты-ике контурлы казаннар кую эшләрен тикшерү һәм фатирларга куелган яңа җылыту системаларын эшләтүгә әзер ике өйне кабул итүдә катнашу. Җәүдәт Мидхәт улын район башлыгы Владимир Козонков каршылады, шуннан соң алар файдалануга тапшырылган өйләрдәге фатирларның...

Узган атна азагында район үзәгенә республика газлаштыру фондының генераль директоры Җәүдәт Минәхмәтов килеп китте. Аның килүенең максаты-ике контурлы казаннар кую эшләрен тикшерү һәм фатирларга куелган яңа җылыту системаларын эшләтүгә әзер ике өйне кабул итүдә катнашу.

Җәүдәт Мидхәт улын район башлыгы Владимир Козонков каршылады, шуннан соң алар файдалануга тапшырылган өйләрдәге фатирларның берсенә керделәр. Хуҗалар белән тиз генә сөйләшеп һәм куелган җиһазны карап, җитәкче состав хакимият киңәшмәләре өчен билгеләнгән залга күчтеләр, анда бер сәгать буена шуннан соңгы эшләрне үткәрү буенча барлык сораулар каралды. В.Козонков беренче чираттагы бурычларны билгеләп, казаннар кую эшләренең иң зур күләме нәкъ менә Алексеевск районында башкарыла, дип ассызыклап әйтте. 46 өй-республика буенча 5000нән артык фатирдан 860 фатир һәм 11 административ бина- ягып җылыту сезоны башланганчы алар әзерләнеп бетәргә тиешләр. Сроклар чиктән тыш кыска. Эшләр биниһая күп, шуңа күрә аларда эшләүче барлык структуралар бер-берсенә ярдәм итешергә тиешләр. Планеркада нәкъ менә шул хакта сөйләшенде, беренче чираттагы бурычлар куелды.
"Мин бирегә булган проблемаларны хәл итүдә булышырга килдем. Алар турында бүген ишетәсем килә",-диде Фонд башлыгы. Аңлашылганча, күпчелек эшләр сораулар тудырмыйча калмый. Файдалы сөйләшү булды, аның азагында барлык яклар кирәкле килешүләр алдылар.
Инфраструктур үсеш буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Анатолий Абакумов хәл ителмәгән мәсьәләләр буенча тулы мәгълүмат бирде, халык белән мөнәсәбәтләрне оста җайга салган һәм эшләрне тиз башкарган подрядчыларга рәхмәт әйтте.
"Бүген подрядчыларга ике сменада эшләргә кирәк, болай эшләргә шартлар мөмкинлек бирә",-дип мөрәҗәгать итте Минәхмәтов залдагы җитәкчеләргә.-Һәр өч көн саен планеркаларда эшкә юнәлеш бирергә кирәк. Әлеге финанс мәсьәләләрен, шул исәптән су алу мәсьәләсен хәл итүне үз өстебезгә алабыз".
Киңәшмә азагында яклар куелган җиһазга хезмәт күрсәтү мәсьәләсен карадылар, аларга ике ел гарантия бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев