Татарстанда 13 844 сумнан ким пенсия алучыларга федераль социаль өстәмә түләнә
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге төбәк халкына федераль социаль өстәмә түләүне дәвам итә.
Татарстан Республикасында эшләмәүче пенсионерлар, айлык керемнәре пенсионерның яшәү минимумыннан кимрәк булса, социаль өстәмә түләү ала. 2026 елда бу минимум төбәктә 13 844 сум тәшкил итә. Хәзер Татарстанда өстәмә түләүнең уртача күләме — 3 611 сум.
Өстәмә түләү алуга хокукны билгеләгәндә пенсионерга билгеләнгән түләүләр исәпкә алына:
-
пенсия;
-
пенсия тупланмаларыннан вакытлы түләүләр;
-
айлык акчалата түләү (ААТ) һәм социаль хезмәтләр җыелмасының бәясе;
-
акчалата социаль ярдәм чаралары, шул исәптән коммуналь хезмәтләргә, телефонга һәм транспортка чыгымнарның компенсацияләре.
Бары тик натураль рәвештә генә бирелә торган ташламалар исәпкә алынмый. Әгәр җыелма керем пенсионерның төбәк яшәү минимумыннан түбәнрәк булса, Россия Социаль фонды өстәмә түләүне мөрәҗәгатьсез тәртиптә билгели.
«Әгәр түләүләрне индексацияләү күләме узган ел белән чагыштырганда түбәнрәк булса, элек ирешелгән матди тәэмин ителешне саклап калу максатларында социаль өстәмә исәпләгәндә пенсионерга индексация түләвен узган ел дәрәҗәсенә җиткерәләр. Ягъни, пенсия һәм ААТ индексациясе суммалары пенсионерның яшәү минимумыннан тыш түләнә һәм әгәр бу суммалар индексацияләүгә кадәр түләнгән суммалардан (пенсия, ААТ) кимрәк булса, аларның аермасы социаль өстәмә күләменә кертелә һәм киләсе ел индексациясе датасына кадәр түләнә»,
— дип билгеләде Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Өстәмә мәгълүмат
Социаль ярдәм, түләүләр һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге сайтында һәм социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларда табарга була:
-
ВКонтакте
-
Одноклассники
-
Телеграм
Консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала. Төбәк линиясе тәүлек буе эшли (24/7), шалтырату бушлай.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев