Заря

Алексеевск районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль яклау һәм тәэмин итү

Татарстанда тәрбиягә бала алган 299 гаилә бер тапкыр бирелә торган пособие алды

Быел тәрбиягә бала алган 299 гаиләгә Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге бер тапкыр бирелә торган пособие түләде.

Бу максатларны тәэмин итүгә 11, 5 миллион сумнан артык акча юнәлтелде. Баланы гаиләгә тәрбиягә бирү очрагында бер тапкыр түләнә торган пособие - балаларны уллыкка алучылар, шулай ук аларның опекуннары, попечительләре яки тәрбиягә бала алган ата-аналар өчен каралган ярдәм чарасы ул. Шул ук вакытта аларның Россия Федерациясе гражданнары булулары һәм даими рәвештә Россия территориясендә яшәүләре зарур. “Бер тапкыр гына бирелә торган түләү булганга, пособие фиксацияләнгән күләмдә билгеләнә. Татарстанда бу сумма - 24 604, 30 сум. Берьюлы берничә баланы уллыкка/кызлыкка алган очракта пособиене һәр балага аерым түләү каралган. Әгәр дә гаилә инвалид баланы, җиде яшьтән өлкәнрәк баланы, шулай ук абыйлы-энеле һәм апа-сеңелле балаларны уллыкка алса, бер тапкыр түләнә торган түләү суммасы 187 996, 90 сум тәшкил итә” - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. Бер тапкыр бирелә торган пособие алу өчен Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенең яисә күпфункцияле үзәкнең клиент хезмәтенә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мөрәҗәгать итүчедән баланы уллыкка алу турында суд карарының күчермәсе генә сорала, барлык башка документларны фонд бүлеге белгечләре ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында мөстәкыйль рәвештә соратып

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев