Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль яклау һәм тәэмин итү

Универсаллар ХЕЗМӘТЕ

17 февральдә торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе хезмәткәрләре узган елга йомгак ясарга, иң яхшы хезмәткәрләрне ачыкларга һәм ки-ләчәккә планнар билгеләргә дип район мәдәният йортына җыелдылар. Торак-коммуналь хуҗалык-иң проблемалы өлкә булып тора, моны үзенең чыгышларында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов та берничә тапкыр атаганы бар. Бу очраклы гына түгел, чөнки коммуналь хуҗалыкта эшләүчеләрнең хезмәте...

17 февральдә торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе хезмәткәрләре узган елга йомгак ясарга, иң яхшы хезмәткәрләрне ачыкларга һәм ки-ләчәккә планнар билгеләргә дип район мәдәният йортына җыелдылар.

Торак-коммуналь хуҗалык-иң проблемалы өлкә булып тора, моны үзенең чыгышларында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов та берничә тапкыр атаганы бар. Бу очраклы гына түгел, чөнки коммуналь хуҗалыкта эшләүчеләрнең хезмәте һәрвакыт күз каршында һәм проблемаларны да тиз арада хәл итүне сорый. Шуңа да һәр кеше аның белән көн саен очраша. Гадәттә, кимчелекләр генә күзгә ташлана. Тик эш алып барыла, ел саен тормыш та яхшыра. Бу турыда узган шимбәдә Коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәмгә җыелучылар сөйләде.
Соңгы вакытта коммуналь хезмәт эшчеләре чүп чыгару, кар чистарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү белән генә шөгыльләнми.Торак кебек үк, социаль-мәдәни объект төзү һәм ремонтлау белән шөгыльләнеп, үзләренең эшчәнлекләрен киңәйтәләр. Мәсәлән, алар узган ел район үзәгендәге йортларны ике контурлы шәхси казаннарга күчерүдә, 11 күп фатирлы йортны ремонтлауда катнаштылар, районның җиде авылында зират тирәсен төзекләндерделәр, ФАПлар, мәктәпләр ремонтладылар, Ромоданда клуб төзеделәр.
"Инженерлык челтәрләре" ЧҖҖның генераль директоры Николай Леденцов узган елга йомгак ясаганда, боларны коллективның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә башкарып чыгып булды, дип билгеләп үтте.
Район башлыгы Владимир Козонков, бер чара да әлеге хезмәттән башка узмый, дип атап үтте. Коммуналчылар чисталык һәм тәртип, һәртөрле ремонт белән генә тәэмин итеп калмыйлар, төзиләр дә. Перспективалар турында сөйләгәндә ул, "Көнчыгыш" микрорайонын әйтеп китте, анда инде болай да күп эшләр башкарылган. Ләкин әле эшлисе эшләр бар. Атап әйткәндә, биредә киләчәктә сәүдә комплексы һәм 220 урынга балалар бакчасы төзисе бар. Тагын 7 авыл ФАПына ремонт ясарга кирәк. Киләчәктә бистәбез аша узучы Казан-Оренбург автотрассасы юл участогын реконструкцияләргә кирәк булачак. Бистәнең үзенең юллар челтәрендә ремонтларга. Узган ел бистәнең көнбатышында 140 кишәрлек бүлеп бирелде-монда әлеге хезмәткә газ, су, ут, яшелләндерү белән шөгыльләнергә туры киләчәк. Биләрдә яңа балалар лагере төзергә һәм Хуҗалар тавын яхшыртырга кирәк булачак.
Оешманың иң яхшы хезмәткәрләре дипломнар һәм грамоталар белән бүләкләнде, ә "Инженерлык челтәрләре" ЧҖҖ генераль директоры район башлыгына символик каска бүләк итте.

Алексей ВАНГАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев