Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль яклау һәм тәэмин итү

Яңа балалар бакчасына кем барырга тели?

6нчы "Пчелка" балалар бакчасы әле тагын баланы үстерү үзәге дә булачак.

Бүгенге көнгә яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен төзү белән беррәттән әлеге балалар бакчасының белем бирү "эчтәлеге" дә билгеләнә. Белем бирү эшчәнлеге нәфис-эстетик, социаль-педагогик, экологик-биологик һәм физкультура-спорт юнәлешләре буенча үткәреләчәк. Белем бирү һәм үстерүче хезмәтләр сыйфатында төрле түгәрәкләр, студияләр, балаларны укыту һәм дөнья мәдәнияте буенча белем алуга җәлеп итү, рәсем сәнгате, графика, скульптура, халык һөнәрләре төркемнәре, шулай ук сәламәтлек саклау секцияләре һәм төркемнәре, ягъни гармонияле бала шәхесен һәрьяклап үстерүгә юнәлдерелгән бөтен нәрсәләрне булдыру планлаштырыла. Өстәмә белем бирү хезмәтләре булдыру турында ата-аналарның теләкләре aleks.ds6@yandex.ru адресы буенча кабул ителә.

* * *

6нчы балалар бакчасына балаларны кабул итү дәвам итә. Гаризаларны Казаков урамы, 9б йортка иртәнге 8дән кичке 5кә кадәр бирергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев