Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль яклау һәм тәэмин итү

Яңа елда –яңа өйгә!

3 ветеран һәм Ялкыннан иске йортлардан яңа өйләргә күчкән 8 гаилә яңа 2013 елны нәкъ шундый девиз астында каршылады. Узган елның 29 декабрендә Салих Баттал урамында ветераннарны торак белән тәэмин итү программасы буенча төзелгән тагын бер йорт артты. Урманасты Шунталысы авылыннан Рәшидә Мәхмүтова һәм Кр. Бараннан Владимир Баранов хәзер күршеләр...

3 ветеран һәм Ялкыннан иске йортлардан яңа өйләргә күчкән 8 гаилә яңа 2013 елны нәкъ шундый девиз астында каршылады.
Узган елның 29 декабрендә Салих Баттал урамында ветераннарны торак белән тәэмин итү программасы буенча төзелгән тагын бер йорт артты. Урманасты Шунталысы авылыннан Рәшидә Мәхмүтова һәм Кр. Бараннан Владимир Баранов хәзер күршеләр булып яшәячәкләр. Яңа йортларга күчүчеләргә ачкычларны тапшырырга башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Анатолий Абакумов, бистә мэры Александр Харитонов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Хамзина, ветераннар советы рәисе Шамил Мөлеков килде. "Яңа ел алдыннан теләкләрнең тормышка ашуы бик күңелле, - ди Рәшидә Шәйхетдинованың кызы Миләүшә Гатина,-алар әтиебез сугыш инвалиды белән 50 ел бергә яшәделәр... Мин Казаннан кайттым, монда калырмын дип уйлыйм, төзүчеләргә һәм хакимияткә рәхмәт". Тагын бер ветеран Яңа елны яңа өйдә каршылады-бу Шәмәдән Любовь Шелкова.
Шул ук көнне Ялкында яңа төзелгән йортларның берсендә узган гасыр урталарында төзелгән күп фатирлы иске йортта яшәгән кешеләр дә өй туе уздырды. Ватык ишекләр, тәрәзәләр, кыршылып беткән стеналар, кыйшайган болдыр, подъезддагы кар әлеге күренеш берәр триллер яки коточкыч фильмга бик яхшы декорация булып тора. Ә бит биредә декабрь башына кадәр кешеләр яшәгән...
Тик тузган торакны бетерү программасы ярдәмендә бу кышны алар шартлары шәһәрнеке кебек булган ике фатирлы дүрт коттеджда яшәячәк.
Өй туе, Яңа ел белән котларга һәм торакка хокук бирүче документларны тапшырырга башкарма комитет вәкилләре һәм "Алексеевск МСО-ТАПС" ЯАҖ, "Жилсервис" ЧҖҖ төзү оешмалары җитәкчеләре килде. Ирина Гущина барлык яңа йортларга күчүчеләр исеменнән төзүчеләр һәм район хакимиятенә: "Рәхмәт сезгә искиткеч бүләгегез өчен!" дип рәхмәт әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев