Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль яклау һәм тәэмин итү

Яшьләрнең “фатир мәсьәләсе”

Татарстанда үз торагыңны сатып алырга мөмкинлек бирүче социаль ипотекадан башка тагын ике торак программасы эшли. Бу хакта әңгәмәбез-яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Л.Яһудина белән. -Лилия Рамилевна, һәр яшь гаилә өчен өй яки фатир сатып алу мәсьәләсе-иң төп мәсьәләләрнең берсе. Бу программаларның нинди булулары, ир белән хатынның, аларда катнашып,...

Татарстанда үз торагыңны сатып алырга мөмкинлек бирүче социаль ипотекадан башка тагын ике торак программасы эшли. Бу хакта әңгәмәбез-яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Л.Яһудина белән.

-Лилия Рамилевна, һәр яшь гаилә өчен өй яки фатир сатып алу мәсьәләсе-иң төп мәсьәләләрнең берсе. Бу программаларның нинди булулары, ир белән хатынның, аларда катнашып, иң мөһим мәсьәләне ничек хәл итә алулары турында сөйләп китсәгез иде.

-Безнең бүлек "Торак" Федераль максатлы программасы кысаларында эшләүче һәм узган елның декабрендә район Советы сессиясендә расланган "Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү" программасын һәм "Яшь гаиләләргә торак шартларын яхшыртуда дәүләт ярдәме турында"гы ТР Законын гамәлгә ашыру белән шөгыльләнә. Аларның берсенә-Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, икенчесенә Яшьләр эшләре министрлыгына турыдан-туры буйсынучы Яшьләр төзелеше берләшмәсе кураторлык итә.
Яшь гаилә дәүләт проектларының берсендә катнаша алсын өчен, беренче чиратта, аны торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ, дип танырга кирәк. Бу этапта карарны районның торак-көнкүреш комиссиясе кабул итә. Өстәвенә, әгәр гаиләдә өчтән артык кеше яшәсә, аның бер әгъзасына-кимендә18 кв. метр, әгәр гаилә 2 кешедән торса, кимендә 42 кв. метр торак мәйдан туры килергә тиеш. Шунысы да бар, гаиләнең бөтен әгъзасы яшәү урынында безнең районда теркәлгән булырга тиеш. Хәлиткеч нәрсә-түләүгә сәләтле булу. Тик монда да үз "ләкин"нәре бар: әгәр ир белән хатынның берәрсенең нинди дә булса банкта кредиты булса, дәүләттән бушлай ярдәм алуга өметләнергә туры килми.
Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча үз "оялары"н ир белән хатын 35 яшькә кадәр генә булдыра алалар.
-Әгәр гаилә тулы булмаса, балалы әни яки әти андый ярдәмгә өметләнә аламы?
-Әлбәттә, иң мөһиме, ир яки хатынның яше шул шартка җавап бирергә тиеш.
Гаиләдә бер генә бала булган очракта 2012 елның 1 гыйнварыннан социаль түләү-35 процент, әгәр дә инде документлар тапшырган вакытка ир белән хатынның баласы булмаса, 30 процент тәшкил итә.
-Димәк, чиратка басар алдыннан сезнең бүлеккә мөрәҗәгать итәргә кирәк инде алайса?
-Башлап җибәрү өчен дә бездә әңгәмә үтәргә кирәк, аның нигезендә гаиләнең торак программасында катнашырга хакы бармы икәнлеккә беренче нәтиҗә ясала. Җавап уңай булганда җыярга кирәкле документлар исемлеге бирелә, аннары ул документлар карау өчен Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгына җибәрелә. Анда инде аның белгечләре бу эшкә нокта куялар.
-Социаль түләү гаиләгә ни рәвешле җиткерелә?
-Дәүләтнең бушлай ярдәмен алу өчен яшь гаиләнең үзенең торак бәясенең 65 проценты күләмендә үз акчасы булу яки, алдарак әйтеп үтелгәнчә, займ алу өчен аның түләүгә сәләтле булуы шарт булып тора. Өстәвенә өстәмә акча итеп "Ана капиталын" файдаланырга мөмкин. Безнең Министрлык ризалык биргәннән соң район башкарма комитетында ир белән хатынга социаль түләү алу хокукына таныклык тапшырыла, анда акча я шәхси өй төзүгә (аны төзүне Дәүләт торак фонды үз өстенә ала), я дәүләт торак фонды төзегән яңа өйдә фатир сатып алуга җибәрелә. Заказчы министрлык сайлап алган, яшь гаилә башка документлар белән бергә таныклык тапшыра торган банкта аның исеменә банк счеты ачыла, дәүләт акчасы шунда күчереләчәк. Сүз уңаеннан әйткәндә, шул ук банкта гаилә займ да ала ала.
Тагын бер нәрсә: гаиләләрнең чираты теркәү кенәгәсеннән чыгып билгеләнә. Чираттан тыш дүрт һәм аннан да күбрәк балалары, шулай ук гаиләләрендә 1нче яки 2нче группа инвалид бала яки өлкән кеше булган гаиләләр генә уза.
Бүгенге көндә теркәү кенәгәсендә 8 гаилә исәпләнә, нигездә болар- хезмәт хакы чагыштырмача югары булган "Алексеевскдорстрой" һәм "Алексеевск керамикасы" предприятиеләре хезмәткәрләре. Ике гаилә документларның тулы исемлеген китерде инде, калган 6 гаилә аларны әзерләү белән мәшгуль. Әлеге программа буенча торак алырга теләүчеләр шактый күбрәк, ләкин алар барысы да, ни кызганыч, түләүгә сәләтсез, дип танылдылар. Аңлашыла ки, кереме аз булган күп кешенең өй яки фатир сатып алырга хәленнән килми.
-"Яшь гаиләләргә торак шартларын яхшыртуда дәүләт ярдәме турында"гы Закон беренче торак программасыннан нәрсәсе белән аерыла?
-Былтыр республика бюджетында акча булмау аркасында туктап калган яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасыннан аермалы буларак, Закон 1999 елдан бирле гамәлдә. Һәм анда ир яки хатынның берсе 30 яшьтән яшьрәк булган гаилә катнаша ала. 5 елдан 15 елга кадәр процентсыз кредит, беренчедән, икенчел чималны сатып алуга (ләкин янәдән дә беренчел кертем булганда, ул Яшьләр хәрәкәте берләшмәсе счетына күчерелә), икенчедән, өй яки фатирны реконструкцияләүгә бирелә. Бу очракта сумма шулай ук торакның торышына бәйле булачак. Өченчедән, төзелешне төгәлләүгә төзү материаллары рәвешендә. Шуның белән бергә кредит төзү материаллары сата торган кибетнең яки төзелеш фирмасының (әгәр Яшьләр төзелеше берләшмәсе аның белән хезмәттәшлек килешүе төзегән булса) лицевой счетына күчерелә. Тик шул шарт белән: өйнең инде 70 проценты төзелгән, ягьни түбә астына кергән булса.
-Алексеевскилылар арасында былтыр әлеге процентсыз кредит алу бәхетенә ирешкән гаиләләр бармы?
-Әйе, әлеге программа буенча былтыр дәүләт ярдәме 4 гаиләгә: икесенә-өйләрен яңартуга, икесенә төзелешләрен төгәлләүгә бирелде. Тагын ике гаиләнең документлары, законнарда үзгәрешләр булу аркасында, бу елга калдырылды: процентсыз кредит суммасы 300 мең сумнан 400 мең сумга кадәр арттырылды.
-Ахыр чиге, ул хәтле үк аяныч түгел. Әгәр, кем әйтмешли, гаилә ярык тагарак янында калса?
-Ни кызганыч, андый хәл дә булды. Мондый буталчык вакыйга моннан бер ел элек булды. Фатирны карагач, ир белән хатын сатучы белән үзләре исәп-хисап ясаганнар, шуннан соң фатир хуҗасы акчаны үз мәнфәгатьләренә туздырган. Ләкин монда шунысын да исәпкә алырга кирәк: дәүләт аерманы Яшьләр төзелеше берләшмәсе аша аның счетына беренчел кертем күчерелгәннән соң гына кертә. Шул рәвешчә, яшь гаилә баштан килешү шартларын бозды һәм, табигый ки, ул инде кредитка исәп тота алмады. Шуңа күрә тагын бер кат әйтәм: аннары үкенерлек булмасын өчен ялгыш адымнар ясарга ашыкмагыз!
Тагын бер мөһим нәрсә: дәүләт ярдәменнән бер тапкыр гына файдаланырга мөмкин.
-Лилия Рамилевна, әлеге мөһим мәсьәләне җентекләп яктыртканыгыз өчен рәхмәт. Мөгаен, кемдер инде бүген үк торак программаларының берсендә катнашырга карар итәр.
Г.ХӘМИТОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев