Алексеевск районында Герман Боровиков турниры узды
Спорт тормышы

Алексеевск районында Герман Боровиков турниры узды

Алексеевск бистәсендә икътисад фәннәре кандидаты Герман Сергеевич Боровиков истәлегенә багышланган традицион муниципальара волейбол турниры узды.

Быелгы ярышлар берьюлы ике турнирны — ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында уеннарны — берләштерде. «Лидер» спорт комплексында республиканың төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән килгән иң көчле волейболчылар очрашты.

Герман Боровиков истәлегенә багышланган турнир Алексеевск районында инде 33нче тапкыр үткәрелә. Бу еллар дәвамында ул спорт чарасы гына түгел, ә буыннарны, спортчыларны, җанатарларны һәм район тормышында зур эз калдырган шәхесне хөрмәт итүчеләрне берләштергән күркәм традициягә әверелде.

 

Герман Сергеевич Боровиков көчле җи-тәкче һәм үз эшенең остасы буларак якташлары арасында зур ихтирам казанган. Бүген аның исеме спорт нәтиҗәләре генә түгел, ә традицияләргә тугрылык, тарихка хөрмәт һәм чын команда рухы белән дә бәйле.

 

Ир-атлар турниры 21 мартта узды һәм биш команданы җыйды. Уен мәйданында киеренке көрәш барды, очраклы җиңүләр булмады. Тамашачылар мавыктыргыч уен мизгелләрен, көчле бәрүләрне һәм соңгы тупка кадәр барган көрәшне күзәтте. Ачылу тантанасында катнашучыларга Герман Сергеевичның оныгы Герман Оле-гович Боровиков мөрәҗәгать итте. Ул мондый ярышларның иң көчлене ачыклау гына түгел, ә хәтерне саклау, буыннар бәй-ләнешен ныгыту өчен дә әһәмиятле булуын билгеләп үтте.

 

Ир-атлар турниры нәтиҗәләре буенча беренче урынны Алексеевск районы МКК командасы яулады. Икенче урын — Чистай командасында, өченче урынны Алексеевск районының яшьләр командасы алды. Аннан соң Аксубай һәм Яңа Чишмә районнары командалары урнашты.

 

Аерым номинация-ләрдә дә иң яхшы уенчылар билгеләнде. «Иң яшь уенчы» исе-менә Алексеевск районыннан Сергей Ерашов лаек булды, «Иң тәҗрибәле уенчы» дип Чистайдан Роман Лагунов танылды, ә «Турнирның иң яхшы уенчысы» исеме Алексеевск районыннан Кирилл Фёдоровка бирелде.

 

Хатын-кызлар турниры волейбол эстафетасын дәвам итте. Ул да биш көчле ко-манданы җыйды һәм районның спорт тормышында әһәмиятле вакыйга булды. Кат-нашучыларны «Спорт мәктәбе» директоры Рөстәм Кәбиров, Ольга Боровикова һәм Алексеевск районы спорт комитетының элеккеге рәисе Николай Кудряшов сәламләде.

 

Хатын-кызлар командалары арасындагы уеннар түгәрәк система буенча узды. Нәтиҗәләр буенча беренче урынны Әлмәт командасы яулады. Икенче урын — Чистай волейболчыларында, өченче урын — Алексеевск районы командасында. Аннан соң турнир таблицасында Спас һәм Чирмешән районнары командалары урнашты.

 

Иң яхшы уенчылар арасында Алексеевск районыннан Диана Гиляева («Иң яшь уенчы»), Әлмәттән Александра Воронина («Иң тәҗрибәле уенчы»), ә турнирның иң яхшы уенчысы исеменә Алексеевск районыннан Анастасия Николаева лаек булды.

 

Герман Боровиков истәлегенә багышланган турнир районның спорт тормышында үзенең аерым урынын тагын бер кат раслады. Бу ярышлар лаеклы кешенең истәлеген саклый, бер мәйданда тәҗрибәле уенчыларны һәм яшьләрне берләштерә, иң мөһиме — спортка, көндәшкә һәм туган якка хөрмәт тәрбияләүне дәвам итә.

 


Нет комментариев