Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Алексеевск спортчылары “Татарстанның бадминтон өметләре”ндә катнаштылар

Күптән түгел 10-11 яшьлек һәм аннан кечерәк малайлар һәм кызлар арасында яшь спортчыларның шәхси-команда турниры Сабада булып узды.

Гомумкоманда зачетында алексеевскилылар III мактаулы урынны алдылар, почет пьедесталының икенче баскычына сабалылар күтәрелде, ә Кайбыч районы спортчылары ярышның җиңүчеләре булдылар. Безнең укучыларыбыз арасында парлы разрядта Ялкыннан Виктория Михайлова (тренеры Татьяна Алацкова) һәм Левашеводан Кристина Бибикова (тренеры Александр Матвеев) III урынны алдылар. Шуның өстенә Кристина шәхси разрядта III урынны һәм катнаш разрядта да Айтуган Сөнгатуллин белән III урынны алды. Үз чиратында Айтуган (Алексеевск, тренеры Вилсур Вәлиуллин) шәхси разрядта - I урынны, парлы разрядта Казаннан Иван Зайцев белән I урынны, Кристина Бибикова катнаш разрядта III урынны яулады. Спорт бәйгеләренең ахыргы көнендә бүләкләү тантанасы вакытында Айтуган Сөнгатуллинга аның туган көне хөрмәтенә Татарстан Республикасы бадминтон Федерациясеннән ракетка тапшырылды, дип хәбәр итте балалар-яшьләр спорт мәктәбе методисты Евгений Салюков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев