Безнең уңышлар
Теннис академиясендә бадминтон буенча ТР беренчелеге булып узды, анда Алексеевск районыннан 36 спортчы катнашты.
Тимур Вәлиуллин өчен турнир триумфаль булды, ул 2001-2002 елларда туучылар яшь категориясендә абсолют җиңүче булды: шәхси зачетта, шулай ук парлы һәм катнаш разрядларда беренче урынны яулады. Анжелика Плотникова 1999-2000 елда туган яшьтәшләре арасында шәхси зачетта "бронза", Алабуга шәһәре спортчысы белән парлы разрядта 1 урынны яулады.
Моннан тыш Хисап палатасы рәисе Алексей Демидов ярдәмендә ике йөзгә якын бадминтон яратучы бадминтон буенча Европа Чемпионатында матч карый алдылар, ул республика башкаласында апрель ахырында узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев