Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Боровиков кубогы яңадан алексеевскилыларда!

19 еллык традиция буенча мартның беренче шимбәсендә Алексеевскида Герман Сергеевич Боровиков Кубогына волейбол турниры булды. Бу юлы җирле спортчылардан кала күршедәге Чистай, Спас, Балык Бистәсе һәм Әлки районнарының дүрт командасы да катнашкан ярышлар бер үк вакытта бистәнең ике залында: 3нче мәктәбендә һәм 1нче спорт комплексында узды. Безнең район намусын өч...

19 еллык традиция буенча мартның беренче шимбәсендә Алексеевскида Герман Сергеевич Боровиков Кубогына волейбол турниры булды.
Бу юлы җирле спортчылардан кала күршедәге Чистай, Спас, Балык Бистәсе һәм Әлки районнарының дүрт командасы да катнашкан ярышлар бер үк вакытта бистәнең ике залында: 3нче мәктәбендә һәм 1нче спорт комплексында узды. Безнең район намусын өч волейбол командасы-"Алексеевскдорстрой" ААҖ, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе һәм Алексеевск сөт-консерв комбинаты командалары яклады.
Иң көчлеләр исеме өчен каты көрәшләр нәтиҗәсендә чистайлылардан аз гына аерма белән юл төзүчеләр командасы яңадан Боровиков Кубогын яулады. Шуннан соң урыннар түбәндәгечә бүленде: икенче урында-чистайлылар, өченчедә-әлкилеләр, шуннан соң-балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, Спас районы, Алексеевск сөт-консерв комбинаты һәм балыкбистәлеләр.
Иң яхшы уенчы дип-үзебезнең Илья Белов, иң яхшы һөҗүмче дип-чистайлы Равил Вәлиуллин, иң яхшы тренер дип әлкиле Әнәс Вәлиев танылды. Спас командасының 53 яшьлек уенчысы Федор Камаев ярышлар ветераны булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев