Чаңгы сезоны ачыла
Иртәгә, 21 декабрьдә, район үзәгенең чаңгы базасында "Чаңгы сезоны ачылу" чаңгы ярышлары буенча район беренчелеге узачак.
Ярышларда катнашучыларны теркәү сәгать 9да, ә спорт ярышлары 10да башлана. Чаңгы ярышлары түбәндәге яшь категориясендә уза: хатын-кызлар - 18-29 яшь, 30-44, 45-55, 55 яшь һәм өлкәнрәк. 18 яшьтән кечерәкләр ярышларга кертелми. Узышларның дистанциясе билгеле: хатын-кызларга - 2 км, ир-атларга 5 км үтәргә туры киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев