Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Чаңгы спорты тылсымы

Узган якшәмбе чираттагы кышкы чаңгы сезоны ачылу белән билгеләнеп үтелде. Көннең суык һәм җилле булуына да карамастан, чаңгы узышында районның 22 мәктәбеннән 200гә якын укучы һәм өлкән яшьтәге спортның бу төрен яратучылар катнашты. Өстәвенә, һәрвакыттагыча, алар арасында спорттан аерылырга теләмәүче сәламәт яшәү рәвеше тарафдарлары-40тан узганнар да бар иде. Ярышларда катнашкан...

Узган якшәмбе чираттагы кышкы чаңгы сезоны ачылу белән билгеләнеп үтелде.

Көннең суык һәм җилле булуына да карамастан, чаңгы узышында районның 22 мәктәбеннән 200гә якын укучы һәм өлкән яшьтәге спортның бу төрен яратучылар катнашты. Өстәвенә, һәрвакыттагыча, алар арасында спорттан аерылырга теләмәүче сәламәт яшәү рәвеше тарафдарлары-40тан узганнар да бар иде. Ярышларда катнашкан Анна Крылова билгеләп үткәнчә, урман-ул саф һава гына түгел, бу-кышкы әкият тә, һәм урманда чаңгыда йөрү чыныктырып кына калмый, ә көч-куәт тә бирә, менә дигән кәеф тә бүләк итә. Алексеевскилылар белән беррәттән үз инициативалары белән узып баручы елның беренче стартына Чистай спортчылары да чыкты. Ирекле стильдә узышуда мәктәптә укучы кызларга һәм хатын-кызларга-2 километрлы, ә көчле җенес вәкилләренә 3 километрлы дистанцияне узарга кирәк иде.
Барлык узыш нәтиҗәләре буенча укучылар арасында команда зачетында Зур Полянка мәктәбенең җыелма командасы алда барды, чаңгы юлын икенчеләр булып Кр.Баран урта мәктәбе командасы буйсындырды, пьедесталның өченче баскычында-бистәнең беренче мәктәбе укучылары. Өлкәннәр арасында Кр.Бараннан В.Зайцева, район үзәгеннән Альбина Пермяшкина һәм Александр Дубровин, шулай ук чистайлылар Галина Комиссарова, Владислав Гордеев һәм Айрат Зарипов җиңеп чыкты. Үзләренең яшь категорияләрендә барлык призерлар да Мактау грамоталары (ярыш йомгаклары турында җентеклерәк мәгълүматны район сайтыннан белергә мөмкин) белән бүләкләнделәр.
P.S.: Чаңгы спортын яратучылар өчен киләсе вакыйга-Раштуа узышлары-4 гыйнварда булачак. Аңа иң көчле чаңгычылар чакырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев