Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Чаңгы юлы хуҗасы

Бу ел чаңгы базасы директоры өчен дә, комплексның үзе өчен дә (10 ел) юбилей елына әйләнде. Районның чаңгы активы, өлкән яшьтәге иң яхшы спортчылар 4 гыйнварда база хуҗасы Владимир Харитоновны түгәрәк датасы белән котларга килделәр. Бу көнне Леонидовичка 60 яшь тулды. Хәер, котларга, бүләкләр тапшырырга гына түгел, ә бәлки аны...

Бу ел чаңгы базасы директоры өчен дә, комплексның үзе өчен дә (10 ел) юбилей елына әйләнде.

Районның чаңгы активы, өлкән яшьтәге иң яхшы спортчылар 4 гыйнварда база хуҗасы Владимир Харитоновны түгәрәк датасы белән котларга килделәр. Бу көнне Леонидовичка 60 яшь тулды. Хәер, котларга, бүләкләр тапшырырга гына түгел, ә бәлки аны чаңгы юлында узып китәр өчен дә килделәр алар бирегә. Спортчы дуслары, шул исәптән район башлыгы Владимир Козонков та юбилярга бүләк иткән ярышлар чаңгы спорты фанатларын, ягъни һәр якшәмбене бәйрәм итә торган кешеләрне җыйды.
Ярышлар әләмен күтәрү хокукын оештыручылар юбилярга тапшырдылар. Өлкән яшь категориясендә Харитоновны аның адашы-Владимир Никешин гына узып китте. Юбиляр икенче урынны алды. Соңрак бәйрәм өстле янында районның иң яхшы чаңгычылары Владимир Леонидовичны туган көне белән генә түгел, ә бәлки призлы урын алу белән дә котладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев