Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Чемпион статусын кире кайтардылар

Авыл районнары хатын-кызлар командалары арасында баскетбол буенча республика Чемпионаты Борис Малафеев тәрбияләнүчеләре өчен җиңү белән тәмамланды. ТР "Сәламәтлек" Спартакиадасы кысаларында оештырылган сигезенче йомгаклау ярышлары район үзәгенең беренче мәктәп спорт залында дүрт көн буена барды. Уеннар әйләнә системасы буенча үтте. Көчле исеме өчен җиде район спортчылары көрәште. Барлык көндәшләрен җиңеп, финал...

Авыл районнары хатын-кызлар командалары арасында баскетбол буенча республика Чемпионаты Борис Малафеев тәрбияләнүчеләре өчен җиңү белән тәмамланды.
ТР "Сәламәтлек" Спартакиадасы кысаларында оештырылган сигезенче йомгаклау ярышлары район үзәгенең беренче мәктәп спорт залында дүрт көн буена барды. Уеннар әйләнә системасы буенча үтте. Көчле исеме өчен җиде район спортчылары көрәште.
Барлык көндәшләрен җиңеп, финал очрашуында безнең кызлар Түбән Кама районы баскетболчылары белән ярышты һәм 39:30 исәбе белән җиңде. Бу - Айгөл һәм Динә Юлдашеваларның, Марина Гурьянова, Дарья Чупахина, Рәзилә Шәрипҗанова, Кристина Валдавина, Марина Бурмакина, Екатерина Гайнетдинова, Марина Михаеш һәм Наталья Пестоваларның тырыш хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев