Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Дөнья Чемпионатыннан – көмеш медаль белән

Якташыбыз Елена Клюшкина Казахстан башкаласы Астана шәһәрендә сентябрьнең соңгы көннәрендә узган, зурлар арасында билбау көрәше буенча дөнья Чемпионатыннан көмеш призер булып кайтты. Исегезгә төшерәбез, әле күптән түгел генә кызга спорт мастеры һәм Россия чемпионы исеме бирелгән иде. Бу юлы зур ярышларда катнашырга тәҗрибәсе булмауга һәм дулкынлануына карамастан, узган сезон чемпионкасы...

Якташыбыз Елена Клюшкина Казахстан башкаласы Астана шәһәрендә сентябрьнең соңгы көннәрендә узган, зурлар арасында билбау көрәше буенча дөнья Чемпионатыннан көмеш призер булып кайтты.

Исегезгә төшерәбез, әле күптән түгел генә кызга спорт мастеры һәм Россия чемпионы исеме бирелгән иде. Бу юлы зур ярышларда катнашырга тәҗрибәсе булмауга һәм дулкынлануына карамастан, узган сезон чемпионкасы әлеге кискен көрәштә Үзбәкстаннан үзеннән өлкән спортсменкага гына бирешеп, көндәшләрен лаеклы җиңде. Билбау көрәше буенча Россиянең өлкән тренеры Әдип Вәлимиев билгеләп үткәнчә, Ленаның киләчәге якты, күнегүләр генә ясарга кирәк.
Хәзер спортчыбызга студентлар арасында сайлап алу ярышларына төпле әзерләнергә кирәк: бары тик шуның нәтиҗәләре буенча гына алда торган Универсиадада катнашучыларның исеме билгеле булачак. Елена Клюшкина һәм аның тренеры Бари Сөләйманов ярышларга баруны оештырган район башлыгы Владимир Козонковка, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Рөстәм Кәбировка рәхмәт әйтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев