Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Дөнья кубогы безнең спортчыда

Якташыбыз Габдеҗәлил Сөләйманов Дөнья кубогын яулады һәм билбау көрәше буенча Халыкара турнирда чемпион булды. Россия җыелма командасы составында Габдеҗәлил Уфа шәһәрендә 6 ноябрьдән 10ына кадәр үткән ярышларда катнашты. Безнең спортчы, Дөнья кубогы чемпионатында һәм ир-атлар арасында ирекле һәм классик стильләрдә билбау көрәше буенча "Гран-при" III Халыкара турнирында лаеклы катнашып, ирекле...

Якташыбыз Габдеҗәлил Сөләйманов Дөнья кубогын яулады һәм билбау көрәше буенча Халыкара турнирда чемпион булды.

Россия җыелма командасы составында Габдеҗәлил Уфа шәһәрендә 6 ноябрьдән 10ына кадәр үткән ярышларда катнашты. Безнең спортчы, Дөнья кубогы чемпионатында һәм ир-атлар арасында ирекле һәм классик стильләрдә билбау көрәше буенча "Гран-при" III Халыкара турнирында лаеклы катнашып, ирекле стильдә дөнья чемпионы булып, беренче урынны һәм Дөнья кубогын яулады.
Ә 9 ноябрьдә Габдеҗәлил, Таҗикстан, Үзбәкстан, Украина, Россия, Кыргызстан, Монголия, Казахстанның көчле көрәшчеләрен ике ярышта җиңеп, классик стильдә Халыкара турнир чемпионы булды, командага ике алтын медаль китерде. Баллар суммасы буенча бу ике ярышта Габдеҗәлил халыкара класслы спорт мастеры исеменә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев