Яшь фигуралы шуучылар «Язгы очрашулар» турнирында чыгыш ясады
Спорт тормышы

Яшь фигуралы шуучылар «Язгы очрашулар» турнирында чыгыш ясады

29 мартта Юдино бистәсендәге боз сараенда «Язгы очрашулар» исемле фигуралы шуу турниры тәмамланды.

Ул көчле яшь спортчыларны һәм зуррак һәвәскәрләрне бер мәйданга җыйды.

Алексеевск фигуралы шуу бүлеге тәр-бияләнүчеләре һәм аларның тренеры Варвара Исмагилова искиткеч нәтиҗәләр күрсәтте, төрле дәрә-җәдәге күпсанлы бү-ләкләр яуладылар. Турнир сезон ахыры алдыннан әзерлек дәрәҗәсен тикшерү һәм яңа программаларны күрсәтү өчен яхшы мөмкинлек булды. Күп кенә катнашучылар өчен бу мөһим старт булып, аларга ярыш тәҗрибәсе тупларга һәм жюри бәясен алырга мөм-кинлек бирде.

Аеруча иң яшь катнашучыларның чыгышлары игътибарга лаек. «Яшь фигурачы» категориясендә Лаура Гөбәйдуллина ышанычлы чыгыш ясап, пьедесталның икенче баскычына күтәрелде һәм көмеш медаль яулады. Аның тотрыклылыгы һәм артистлыгы жюрида бернинди шик калдырмады.

«3нче яшьләр разряды» категориясендә дә чыгышлар бик якты булды. Биредә Амира Фазуллинага тиңнәр табылмады. Ул үз программасын югары дәрәҗәдә башкарып, беренче урынны яулады.

PreBronze категориясе команда өчен чын мәгънәсендә «медальләр остаха-нәсе» булды. Киеренке көрәштә Дарина Русакова бронза медаль яулады. Ксения Михаеш катлаулы элементлар һәм яхшы хореографик әзерлек күрсәтеп, көмеш призёр булды. Бу ка-тегориядә иң яхшы нәтиҗәне Ксения Егорова күрсәтте — ул ярышлар җиңүчесе булды. Алексеевск фигуристкаларының ышанычлы чыгышлары аларның югары әзерлек дәрәҗәсен һәм турнирдагы көчле көндәшлекне раслады.

Бу уңышларның барысы да тренер Варвара Исмагилованың тырыш хезмәте нә-тиҗәсе. Аның җи-тәкчелегендә Алексеевск фигуристкалары югары техник әзерлек кенә түгел, ә тамашачыларны сокландырган сәнгатьле шуу да күрсәтте. Һәр чыгыш уйланылган программа һәм эмоциональ бирелеш белән аерылып торды.

Спортчыларны һәм аларның тренерын ярышларны лаеклы тәмамлау белән кот-лыйбыз һәм киләсе сезонда яңа җиңүләр телибез!


Нет комментариев