Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Кабат призлы өчлектә

Алексеевск спортчылары ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына караган хезмәткәрләр арасында оештырылган өченче Спартакиада кысаларында мини-футбол буенча ярышның зона этабында өченче урынны яуладылар. Аксубай бистәсендә сишәмбе көнне үткән ярышларда 7 команда катнашты. Районыбыз намусын кабат аграр колледж вәкилләре яклады. Районның социаль яклау бүлеге консультанты Ольга Кладова сүзләренчә, "Юность" спорткомплексында...

Алексеевск спортчылары ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына караган хезмәткәрләр арасында оештырылган өченче Спартакиада кысаларында мини-футбол буенча ярышның зона этабында өченче урынны яуладылар.
Аксубай бистәсендә сишәмбе көнне үткән ярышларда 7 команда катнашты. Районыбыз намусын кабат аграр колледж вәкилләре яклады. Районның социаль яклау бүлеге консультанты Ольга Кладова сүзләренчә, "Юность" спорткомплексында көрәш бик киеренке барган. Колледж командасы җиңүгә бик омтылган, тик аңа көчлерәк көндәшләр аркылы төшкән. Нәтиҗәдә бездә - III призлы урын, аксубайлыларда - I, ә күрше Чистай районында II урыннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев