Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Көрәш. Республикага сайлау

Күптән түгел Түбән Тигәнәле спорт комплексы базасында милли татар көрәше буенча малайлар һәм зурлар арасында "Нива" ЧҖҖ призына ярышлар узды. Балалар һәм яшүсмерләрнең туризм һәм экскурсия станциясе директоры М. Хәкимов сүзләренчә, көчләре һәм осталыклары белән сынашырга районыбызның 7 торак пунктыннан 50дән артык спортчы җыелды. Келәмдә әлеге спорт төренә яңа килгәннәр...

Күптән түгел Түбән Тигәнәле спорт комплексы базасында милли татар көрәше буенча малайлар һәм зурлар арасында "Нива" ЧҖҖ призына ярышлар узды.
Балалар һәм яшүсмерләрнең туризм һәм экскурсия станциясе директоры М. Хәкимов сүзләренчә, көчләре һәм осталыклары белән сынашырга районыбызның 7 торак пунктыннан 50дән артык спортчы җыелды. Келәмдә әлеге спорт төренә яңа килгәннәр дә, шулай ук тәҗрибәле көрәшчеләр дә очрашты.
Малайлар-10, зурлар ике үлчәү категориясендә көрәштеләр.
Финал көрәше ярышларында, үз үлчәү категорияләрендә беренче урынны алучыларны һәм республика ярышларында районыбызны тәкъдим итүче лидерларны ачыкладылар.
Менә алар: Виталий Скворцов, Николай Игнатьев, Александр Романов, Александр Леонтьев (Чув. Майна), Рүзәл Хәлилов, Нияз Кадыйров, Рәсил Мостафин (Зур Тигәнәле), Динар Гатауллин, Салават Агиев (Кыр Шунталысы), Алексей Абрамов (Алексеевск).
Зурлар арасында иң югары баскычны Чуваш Майнасыннан Алексей Егоров һәм зуртигәнәлеле Илнар Яруллин яулады. Ярышларның абсолют батыры булып Алексей Егоров калды.
«Нива» ЧҖҖ (җит. И. Хәлилов), «Сельхозснаб» ЧҖҖ (җит. Ф.Гатин) спонсорлык ярдәме белән барлык катнашучыларга грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Абсолют батырга призны ветеринария станциясенең баш табибы Харис Хәйбуллин тәкъдим итте.
Балалар һәм яшүсмерләрнең туризм һәм экскурсия станциясе директоры М. ХӘКИМОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев