Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Лебедино теннисчыларының яңа җиңүләре

2002 елгы һәм яшьрәк спортчылар арасында республика башкаласында узган ТР беренчелегендә Валерия Пашагина берьюлы ике медаль - көмеш һәм бронза яулады.

Ярышларда Татарстанның шәһәр һәм районнарыннан 160 спортчы катнашты. Безнең район намусын Биләр, Кр. Баран, Лебедино һәм Алексеевск теннисчылары яклады. Тренер Геннадий Типясев сүзләренчә, Валериянең чыгышы триумфаль булды, ул парлы зачетта - икенче һәм шәхси ярышларда өченче урынны яулады. Һәм бу, республика рейтингында шушы яшь категориясендә әлеге спортчы җиденче генә булуга карамастан. Хәзер Пашагинадан алында бары тик Олимпия резервы мәктәбеннән ике Казан теннисчысы гына. Ә бу исә, өстәл теннисы Федерациясе җитәкчеләренә Валерияне Татарстан Республикасы җыелмасына кертергә туры киләчәк, дигән сүз, хәзер аңа ПФО беренчелегенә әзерләнә башларга кирәк, ул апрельдә Яңа Чабаксарда үтәчәк. Тагын бер күңелле хәбәр: безнең районда өстәл теннисы буенча тарихта беренче тапкыр узган ел нәтиҗәләре буенча Лебединодан берьюлы дүрт теннисчы төрле яшь категориясендә Татарстан Республикасы җыелмасы составына кертелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев