Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Өметлеләргә юл ачык

Бу ялларда 3нче мәктәпнең Бадминтонны үстерү үзәгендә һәм 1нче спорт комплексында малайлар һәм кызлар арасында Татарстан Республикасының бадминтон буенча үзәк лига беренчелеге узды, анда республиканың 8 районыннан 186 спортчы катнашты.


Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Хисап палатасы рәисе, ТР бадминтон федерациясенең күзәтчелек советы рәисе Алексей Демидов һәм ТР бадминтон федерациясе президенты Юрий Чаплыгин катнашты. Ә уеннарның иң кызган чагында уенда катнашучыларга уңыш теләп торырга район башлыгы Владимир Козонков килде.


Алексеевск районы хуҗалар хокукында Ялкын, Левашево, Кыркүл, Юеш Көрнәле, Зур Тигәнәле, Родники, Кыр Шунталысы, Кр. Баран, Биләр, Речное һәм Алексеевскидан 70тән артык спортчы тәкъдим итте. 20 бүләк комплектыннан безнең малайлар 5 алтын, 7 көмеш һәм 7 бронза медаль алды. 1 майдан 4 майга кадәр Казанда узачак финал уеннарына призерлар гына түгел, өметле спортчылар да эләгәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев