Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

«Олимп тойгылары»

Ике елдан соң "Олимп" балалар спорт лагере яңадан эшли башлады. Узган 10 елдагы кебек, хәзер Речное авылыннан ерак түгел палаткаларда спортчылар яши. Беренче сменага 9 июльдән 15енә кадәр сәламәтлекләрен ныгытырга һәм спорт белән шөгыльләнергә 60 волейболчы, хоккейчы, йөзүче, боксчы һәм "палатка" тормышын яратучылар килде. «Әлеге лагерьны без өйрәнүләр урыны кебек...

Ике елдан соң "Олимп" балалар спорт лагере яңадан эшли башлады. Узган 10 елдагы кебек, хәзер Речное авылыннан ерак түгел палаткаларда спортчылар яши.

Беренче сменага 9 июльдән 15енә кадәр сәламәтлекләрен ныгытырга һәм спорт белән шөгыльләнергә 60 волейболчы, хоккейчы, йөзүче, боксчы һәм "палатка" тормышын яратучылар килде.
«Әлеге лагерьны без өйрәнүләр урыны кебек карыйбыз, ди Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Рөстәм Кәбиров,-спортчылар бирегә киләсе спорт сезонына җиңү "нигезе" салырга, үзләренең осталыкларын, физик формаларын сакларга килә.
Лагерьның педагог-оештыручысы Ольга Гардиханова сүзләренчә, спорт белән шөгыльләнмәгән арада балалар кул барабаннары (там-тамнарда), гитараларда уйнарга өйрәнеп иҗат дөньясына "чумалар", кичке чараларга әзерләнәләр. Моннан тыш, лагерь программасында бау курслары, туризм һәм урман тормышы нигезләре укытыла.
Һәр көн саен нинди дә булса яңалык һәм кызыклы вакыйгалар килеп чыга икән, балаларның уртак фикерләренә караганда, лагерь тормышы алар өчен мавыктыргыч тылсымга әйләнгән, шулай ук биредә күп нәрсәгә өйрәнергә мөмкин."Миңа аеруча да спорт ярышлары һәм учак янында җырлашып утырулар ошый", - ди Биләрдән Иван Колчерин.
Ә инде өстә саналып киткәннәргә лагерьның гүзәл табигать кочагына урнашуын, шат күңелле дуслар һәм тренер-әйдаманнарны да өстәсәң, бу көннәр һәркемнең хәтерендә озак сакланыр. Палаткаларда яшәгәндә балалар табигатькә тагын да якынаялар, коллективта яшәү һәм бергә эш итү күнекмәләре алалар. Күпләр 16 июльдә башланып киткән икенче сменага калырга теләделәр. Бу сменадагы 60 спортчы һәм табигатьтә ял итәргә яратучылар Кама буена юнәлделәр, шул рәвешле алар яңа уку һәм спорт елына әзерләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев