Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Тагын авыл финалы

Ватанны саклаучылар көне алдыннан Алексеевск районы башлыгы призына ир-ат командалары арасында алкалы хоккей турнирының финал уеннары булып узды.

Бер көн алдан финалда катнашучыларның составы билгеләнде: Урта Тигәнәле авылының боз кортында беренче һәм икенче урыннар өчен икенче ел рәттән хуҗалар һәм Юеш Көрнәле командалары очрашты. Сүз уңаеннан әйткәндә, әгәр уңыш теләп торучылар хәтерләсәләр, турнир ачылышында да җиңү өчен шул ике команда көрәшкән иде, ләкин ул вакытта Юеш Көрнәледә.
Шулай итеп, беренче период. Кунаклар командасы бозга бары тик бер максат - матчта җиңү һәм узган елгы җиңүне саклап калу максаты белән чыкты. Юешкөрнәлелеләр исә исәпне бишенче минутта ук ачтылар һәм ике минутка уеннан читләштереп торып, "боз хуҗалары"на "җәза бирә" алдылар, ә тегеләре, үз чиратында, тәнәфескә кадәр санаулы секундларда җавап һөҗүме ясадылар һәм исәпне 1:1 белән тигезләделәр.


Икенче периодта командалар берәр тапкыр аерылып тордылар һәм 2:2 исәбе белән тәнәфес- кә киттеләр.


Өченче период. Боз хуҗасы тренеры Илсур Җаббаров уен алдыннан үз уенчыларыннан көндәшләренең капкасына басымны мөмкин кадәр ешрак ясауларын сорады, һәм команда уенчылары тренер күрсәтмәсен төгәл үтәделәр. Ләкин юешкөрнәлелеләр тагын да катырак һөҗүмгә күчтеләр. Уртатигәнәлелеләр очрашуның барышын үзгәртергә маташтылар, ләкин көндәшләренең капкасын барыбер "йомшарта" алмадылар. Шуңа күрә уенның соңгы өлешендә кунаклар хуҗалар командасы капкачысының кәефен ике тапкыр кыра алдылар. Юеш Көрнәледән 10нчы санлы уенчы Айнур Шәйдуллов капкага алканы өченче периодның тугызынчы минутында ыргытты, ә аннары унсигезенче минутта тагын берне кертте һәм көрәштә соңгы исәпне (4:2) билгеләде.


Турнир тәмам. Район башлыгы кубогын өченче ел рәттән Юеш Көрнәле хоккейчылары яулап алды. Исегезгә төшерәбез: узган финал ярышында алар Урта Тигәнәле командасын 9:4 исәбе белән җиңгәннәр иде. Ә Югары Татар Майнасы спортчылары быел да узган елгы өченче урыннарын саклап кала алдылар, алар "Алексеевскдорстрой" командасыннан көчлерәк булып чыктылар. Бишенче һәм алтынчы урыннар "Алексеевск яшьләре" һәм Ромодан командаларына эләкте.


Ниһаять, тантаналы мизгел. Җиңүгә ихтыяр көче күрсәткәннәре өчен - Ромодан һәм "Алексеевскдорстрой" командалары, матур уен өчен - "Алексеевск яшьләре" командасы; "Иң яшь уенчы" номинациясендә шул ук командадан Алексей Салюков, "Иң яхшы капитан" номинациясендә «Алексеевскдорстрой» ААҖ командасыннан Дмитрий Терентьев һәм «Ромодан» командасыннан Сергей Кудряшов бүләкләнде. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Ривкат Сөләйманов барлык катнашучыларга бик әйбәт уйнаганнары өчен рәхмәт әйтте һәм җиңүчеләрне кубоклар, медальләр, призлар белән бүләкләде. Җиңүчеләрне котлап, ул болай диде:


- Искиткеч әйбәт уйнаганыгыз өчен барыгызга да рәхмәт. Сезнең белән киләсе елда да очрашырбыз, дип ышанам.


Аннары сүз район башкарма комитеты җитәкчесе Дамир Гыйләҗевка бирелде. Ул катнашучыларга һәм уңыш теләп торучыларга нык сәламәтлек, мәхәббәт, бәхет һәм уңышлар теләде.


Колхоз рәисе Тәлгат Хамматов та бу сүзләргә кушылды һәм, Урта Тигәнәле хоккейчыларына бик шәп уйнаганнары өчен рәхмәт әйтеп, аларга акчалата бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев