Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Тайгак чаңгы юлы стартлары

Ял көннәрендә чаңгы буенча бу сезонда соңгы ярышлар булып узды. Әлеге "Кышны озату" спорт бәйрәмендә районның 200дән артык чаңгычысы катнашты.

Соңгы бәйге гадәттәгечә узмады. Бу юлы трассага беренчеләрдән булып өлкәннәр басты , ә аннан соң гына укучылар юл алды, алар 3 чакрымлы дистанциягә парлап чыктылар. Спорт мәктәбе директоры Артем Маркачев ярышларны үткәрүнең традицион схемасын ни өчен үзгәртергә карар итүләре турында сөйләде:


- Өлкәннәрне, балалар аларга комачауламасыннар өчен, беренче җибәрдек, чөнки аларның тизлеге шактый югары. Ә балаларның күпләп стартка чыгуларыннан баш тарттык, чөнки алар этешә-төртешәләр, егылалар, бер-берсенең өсләренә менәләр, узган ярышта чаңгы юлында сугышып та алдылар. Ә болай кызыграк та, нәтиҗәләрне исәпләү дә уңайлырак.


Күп кенә спортчылар чаңгы юлы тайгак, шуңа күрә тизлек зур, дип билгеләп үттеләр. Андый югары тизлектәге юлда иң яхшы вакытны чистайлы Айрат Зарипов күрсәтте, ул 5 чакрымны 13 минут та 12 секундта узды. Иң тиз алексеевскилы Сергей Максин булды, аның вакыты - 14,32. Чаңгы спортын яратучыларның күбесе кышның тәмамлануы һәм чаңгы базасы белән хушлашуның кызганыч булуы турында моңсуланып сөйләделәр. Ә чаңгы базабыз безнең Владимир Харитонов һәм аның хезмәттәшләренең тырышлыгы белән якын-тирәдә иң яхшысы булып тора һәм спорт яратучыларны каршы алырга һәрвакыт әзер.


4нче сыйныф укучысы Эльвина Мусина иртән үк математикадан контроль эшен "бишле"гә эшләп, ярышка килеп җиткән:


- Мин эшемне тәмамлап, бирегә килү өчен бик тырыштым. Чаңгыларны бик яратам, балалар бакчасында ук аларда йөри идем. Баштарак әтием Илшат минем белән 2 километр бара иде, аннары ул 5 километрга китте, ә мин гел шул 2 километр йөрдем һәм финишта ул апам Алинә белән мине көтеп торды, аннары мин аларны көттем. Хәзер ярышларда еш җиңәм. Мин чаңгыларымны сагыначакмын, кызганыч, болар - соңгы ярышлар. Миңа тиздән роллерлар сатып алачаклар, һәм мин җәй буе күнегүләр ясаячакмын, чөнки Олимпия чемпионы буласым килә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев