Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Волейболчылар – призерлар өчлегендә

Алексеевск спортчылары апрельнең беренче числоларында Саба районында авыл муниципалитетларының сигез ир-егетләр командасы арасында булып узган республика чемпионаты финалында өченче урынны алдылар. Безгә тренер Сергей Вангаев сөйләгәнчә, бик киеренке көрәш җәелеп китә. Үзләренең төркемчәләрендә командабыз Биектау һәм Кукмара районнарыннан килгән көндәшләрен җиңеп чыга, ләкин Әлки көндәшләренә оттыра. Алексеевскиның волейбол дружинасы нык...

Алексеевск спортчылары апрельнең беренче числоларында Саба районында авыл муниципалитетларының сигез ир-егетләр командасы арасында булып узган республика чемпионаты финалында өченче урынны алдылар.
Безгә тренер Сергей Вангаев сөйләгәнчә, бик киеренке көрәш җәелеп китә. Үзләренең төркемчәләрендә командабыз Биектау һәм Кукмара районнарыннан килгән көндәшләрен җиңеп чыга, ләкин Әлки көндәшләренә оттыра. Алексеевскиның волейбол дружинасы нык торып җиңүгә бара, ләкин ярымфиналда гына мәйданчык хуҗалары-сабалыларны җиңә алмый, аларга 13:15 исәбе белән бирелә.
Команда составында Антон Аксенов, Рифкат Әбрәров, Илья Белов, Павел Веретенников, Евгений Тафинцев, Михаил Филимонов, Роман Фомин, шулай ук иң яхшы уенчыбыз дип табылган Руслан Зарипов чыгыш ясый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев