Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Язгы чакырылыш башланды

Спортның хәрби-гамәли төре буенча зона ярышларының республика спартакиадасында Алексеевск районы призывниклары команда зачетында өченче урынны яуладылар. Алексеевскидан тыш, спартакиадада Әлки, Нурлат, Чистай, Спас, Яңа Чишмә районнары командалары да катнашты. Егетләр перекладина, гер күтәрү, АК-74 автоматын җыю һәм сүтү, магазинны әзерләү, армрестлинг, идәннән күтәрелү, канат тартуда ярыштылар. Соңгы дисциплинада безнең команда...

Спортның хәрби-гамәли төре буенча зона ярышларының республика спартакиадасында Алексеевск районы призывниклары команда зачетында өченче урынны яуладылар.
Алексеевскидан тыш, спартакиадада Әлки, Нурлат, Чистай, Спас, Яңа Чишмә районнары командалары да катнашты. Егетләр перекладина, гер күтәрү, АК-74 автоматын җыю һәм сүтү, магазинны әзерләү, армрестлинг, идәннән күтәрелү, канат тартуда ярыштылар. Соңгы дисциплинада безнең команда 1нче урынны яулады.
Башка нәтиҗәләр. Армрестлинг буенча 60, 70 һәм 80 кг үлчәү категориясендәге ярышларда Илназ Зарипов, Владислав Кириллов һәм Салават Вәлиев икенче, өченче һәм икенче урыннарны яуладылар. Автоматны сүтеп җыюда Сергей Алацков өченче урында булды.
Команда беренчелегендә икенче урынны Чистай районы вәкилләре алды, яңачишмәлеләр иң күп очко җыйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев