Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Йөзүчеләрне Кыш Бабай котлады

Күптән түгел бистәнең 2нче спорт комплексында Кыш Бабай призына иң кечкенә йөзүчеләр арасында йөзү буенча турнир булып узды. 25 метрлы дистанциядә ирекле стильдә һәм аркада йөзү буенча Константин Лифанов, Владик Мезенцев, Владик Воронин, Максим Комлев, Виолетта Чурбанова, Дарья Золотова, Ангелина Парамонова һәм Дарья Монина иң яхшы күрсәткечләргә ирештеләр. Ярослав Маркеловның...

Күптән түгел бистәнең 2нче спорт комплексында Кыш Бабай призына иң кечкенә йөзүчеләр арасында йөзү буенча турнир булып узды.

25 метрлы дистанциядә ирекле стильдә һәм аркада йөзү буенча Константин Лифанов, Владик Мезенцев, Владик Воронин, Максим Комлев, Виолетта Чурбанова, Дарья Золотова, Ангелина Парамонова һәм Дарья Монина иң яхшы күрсәткечләргә ирештеләр. Ярослав Маркеловның да күрсәткечләре ярыйсы.
Турнирның икенче көнендә Мөслим, Чирмешән, Балык Бистәсе районнары һәм безнең спортчыларыбыз катнашында йөзү буенча 1995-2001 елгы малайлар арасында беренчелекне ачу булды.
Үсмерләр арасында беренче яшь категориясендә Алексеевскидан Игорь Белозёров, Олег Пилишкин, Константин Лифанов һәм Дмитрий Марфин призерлар булдылар. Икенчесендә безнең кызлар Мөслимнән килгән көндәшләргә оттырды, бары тик Арина Марфина гына дүртенче урынны яулады. Өченче яшь категориясендә безнең йөзүчеләр җиңү генә түгел, барлык призлы урыннарны да яуладылар, I үсмерләр разрядын да тапшырдылар. Болар -Данил Белоусов, Никита Марусин, Егор Зимин һәм Булат Бакиров. Булдырдыгыз! Дүртенче яшь категориясендә Алина Староверова аркада йөзү буенча - I һәм ирекле стильдә II урынны алып, мактау пьедесталына ике тапкыр күтәрелде. Соңгы бишенче яшь категориясендә яшүсмерләр арасында 50 млы дистанциядә Андрей Миронов иң яхшысы булды, ул ирекле стильдә дә II булды. Әлеге категориядә кадетлар да лаеклы чыгыш ясады: Сергей Фионин - II урында, Влад Камалиев - III урында.
Ярышта катнашучыларның барысын да Кыш Бабай якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлады, ә призерлар грамоталар һәм Яңа ел пакетлары белән бүләкләнде.
Уку елының беренче яртыеллыгы тәмамлануы да, беренчелекне алу да балаларыбызның яхшы әзерлеген күрсәтте. Әлбәттә, проблемалар бар. Мәсәлән, кызларга секцияләргә активрак йөрергә иде, бу вакытта нәтиҗәләр дә әйбәтрәк булыр иде.
Ольга ХРИСАНОВА, йөзү буенча өлкән тренер-укытучы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев