Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Зур Полянкада “Олимпия уеннары”

Сочида Олимпия уеннары алдыннан Зур Полянка урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары өчен танып белү "Олимпия уеннары" рәвешендә фән атналыгы узды.

Һәр бала өчен бу үз көчләрен төрле өлкәдә сынап карау - математик мәсьәләләр һәм биремнәрне чишү, иншалар язу, җыр һәм рәсем ясау өчен яхшы мөмкинлек булды. Укучылар шулай ук табышмаклар уйлап чыгардылар һәм чиштеләр, доклад ясадылар. Шул рәвешчә алар Язу көнендә, Китап көнендә, Математика көнендә, Табигатьне оста белүчеләр көнендә һәм Спорт көнендә катнаштылар. Моннан тыш, иң яхшы иҗат эшләре күргәзмәсе оештырылды: малайлар һәм кызлар эшләрне чагыштырдылар, аларга бәя бирделәр, иң яхшыларын сайлап алдылар. Атналык үткәрү барышында аерылып торган барлык укучылар һәм укытучылар бүләкләр алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев